Кадерле дуслар!
ЯҢА ЕЛ МӨРӘҖӘГАТЕ
2019 ел безнең һәммәбезгә яңа җиңүләр, шатлык-куанычлар, очрашулар һәм ачышлар алып килде. Мин халыкка һәр мәсьәләгә аңлап караулары, ышанычлары, район тормышында актив катнашулары өчен рәхмәт белдерәм. Бары тик бергәләп кенә без үз алдыбызга куйган югары максатларга ирешә алдык.
Узып барган елда Питрәч районы республика муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисади үсеше рейтингында алдынгы урынны саклап калды. Без иң яхшылар унлыгында һәм бу күп очракта район халкының нәтиҗәле хезмәте, оешма җитәкчеләренең, эшмәкәрләрнең һәм җәмәгатьчелекнең конструктив хезмәттәшлеге аркасында мөмкин булды.
Районда 21 дәүләт программасы тормышка ашырылды. Алар ярдәмендә яңа социаль объектлар барлыкка килде. Питрәчтә универсаль спорт залы һәм чаңгы базасы төзелде. Пановка авылында яңа табиблык амбулаториясе, ә Татар Казысында яңа ФАП төзелде. Көек авылында һәм “Царево” торак комплексында балалар бакчалары ачылды. Званка авылында күп функцияле үзәк төзелеше тәмамланып килә. Кощак авылында балалар бакчасы, Ленино-Кокушкинода табиблык амбулаториясе капиталь ремонтланды.
Питрәч районы торак тапшыру буенча республикада элеккечә лидерларның берсе булып кала. Быел гына да 160 мең кв.метрга якын мәйдан торак куллануга тапшырылды. Шулай ук Көек авылының “Яшьлек” торак комплексының берничә йорты өлешчеләренең дә 2020 елны яңа фатирларында каршы алачакларына шатбыз.
Район торак пунктларын төзекләндерү һәрвакыт өстенлекле юнәлеш булды һәм шулай булып кала да. Парклар һәм скверлар сизелерлек үзгәрде, һәйкәлләр тәртипкә китерелде, Ленино-Кокушкино авылында яңа парк барлыкка килде. Күп эшләр башкарылды, һәм безнең бурыч - районның динамик үсешен дәвам итү.
Киләсе ел вакыйгаларга һәм истәлекле даталарга бай булачак. 2020 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына, ТАССРның 100 еллыгына, Питрәч районының 90 еллыгына багышланган зур чаралар узачак. Мин ышанам, без бу чараларны лаеклы рәвештә үткәрә алачакбыз.
2020 ел безнең өметләрне акласын, яңа хезмәт казанышлары, иминлек һәм тотрыклылык елы булсын. Өйләрегездә һәрвакыт яхшылык, мәхәббәт һәм бәхет булсын! Киләсе елда һәрберегезгә нык сәламәтлек, уңышлар, гаилә җылысы, барлык теләкләрегез һәм өметләрегезнең чынга ашуын телим!
Илһам Кашапов, Питрәч муниципаль районы башлыгы-район Советы рәисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа