Яңа 2020 ел белән без иң якты өметләребезне бәйлибез, ә узып барган 2019 елның барлык уңышсызлыкларын онытып, бары тик истәлекле, әһәмиятле вакыйгаларны гына истә калдырып озатабыз. Без питрәчлеләр 2019 елны ничек истә калдыруларын, безнең районда, шулай ук һәркайсыбызның тормышында нинди мөһим вакыйгалар булганын белергә булдык.
Илһам Кашапов, район башлыгы:

- Җитәкче буларак минем төп максатларым, бурычларым һәм планнарым район белән бәйле. 2019 ел уңышлы һәм вакыйгаларга бай булды, дип горурланып әйтә алам. Район республиканың иң яхшы ун муниципалитеты арасында булу хокукын яклады.
Барлык вакыйгалар арасында мин районның Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлауда катнашуын аерым билгеләп үтәр идем. Без барлык сайлау участокларының оешкан төстә эшләвен тәэмин итә алдык. Узып баручы елда Көек авылының «Яшьлек» микрорайонында алданган өлешчеләр проблемасын хәл итүгә ирештек. Бу - уртак җиңү. Бу кешеләр бүген Яңа елны көтеп алынган фатирларында каршы ала.
2019 елда без бөтенебез яратып өлгергән «Скорлупино» Бөтенроссия фестивален зурлап уздырдык. Шулай ук «Әлбәден» хәрби уеннары» дигән яңа хәрби реконструкция фестивален үткәрдек. Бүгенге көнгә кадәр мин әлеге вакыйгадан бары тик уңай фикерләр генә ишетәм. Әлеге Питрәч фестивальләре Россиянең ТОП-200 иң яхшы вакыйгалары исемлегенә кертелде.
Ирек Сабиров, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы:

- Питрәчлеләр елдан-ел авыл хуҗалыгында тырышып эшли, аның үсешенә зур өлеш кертә, игенчелек һәм терлекчелектә яхшы нәтиҗәләргә ирешә, алынган табыш лаеклы хезмәт хакы түләргә, транспорт һәм авыл хуҗалыгы эш кораллары сатып алырга мөмкинлек бирә. Авыл халкының хезмәт җимешләреннән дөньядагы һәркем файдалана, әмма моңа ничек ирешүне һәркем дә белми. Быел да авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре куелган бурычны намус белән үтәделәр, уңышны югалтуларсыз җыеп алдылар. Быел уртача уңыш чыгышы гектардан 26,5 центнер булды, 73,6 мең тонна ашлык җыелды. 11 ай эчендә савым сыерларының продуктлылыгы 12 процентка артты. Район терлекчеләре 11 айда 19,4 мең тонна сөт, 31,2 мең тонна ит җитештерделәр. Киләсе елда мөгезле эре терлек баш санын яңарту буенча зур эшләр башкарасы бар. Соңгы вакытта хуҗалык итүнең кече формалары да зур активлык күрсәтә. Яңа КФХлар төзелде, аларның күбесе грант ярдәме буенча республика программаларында катнашты. “Агростартап” программасы буенча өч фермер 9 миллион сумлык грант ярдәме алды, яшь фермерларга ярдәм итү буенча – 3 миллион, гаилә терлекчелек фермасын үстерү буенча - 20 миллион сумлык грант һәм кооперацияне үстерү линиясе буенча 4,4 миллион сумлык бер грант оттылар.
Үз гомерен авыл хуҗалыгы белән бәйләгән һәркемгә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәтлемен.
Рамил Шәйхетдинов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары:
- 2019 ел уңай вакыйгаларга да бай булды, шулай ук борчу-мәшәкатьләр дә булмый калмады. Без, элеккечә, республикада торак тапшыру буенча лидерлар арасында, бу, әлбәттә, сөендерә. Көек авылында алданган өлешчеләр проблемасы ел буе көн тәртибеннән төшмәде. Бу ел ахырына әлеге мәсьәләнең хәл ителүенә без бик шат, йортлар төзелеп бетте, кешеләр хәзер үзләренең җылы һәм уңайлы фатирларында яшиләр. Районның чистарту корылмаларының торышы проблемалы мәсьәлә иде. Бу безнең өчен генә актуаль проблема түгел. Чистарту корылмаларының күбесе узган гасырның 70 нче елларында ук төзелгән һәм бөтенләй башка күләмнәргә исәпләнгән булган. Шул сәбәпле нык тузган челтәрләр йөкләнешне үти алмый, ә су агызу сыйфатына карата таләпләр елдан-ел катгыйлана гына. Питрәч һәм Кощак авылларында быел ике яңа чистарту корылмасы төзелеше мәсьәләсе чишелә башлады. Бу елның май аенда без ТР Министрлар Кабинетының проект-смета документларын әзерләүгә финанс средстволары бүлеп бирү турындагы боерыгын алдык. Питрәчтә чистарту корылмасын төзү проекты буенча уңай нәтиҗә алынган һәм Кощак авылында экспертиза көтелә.
Күп фатирлы йортларны һәм социаль инфраструктура объектларын капиталь ремонтлау дәвам итә. Киләсе елда безне тагын зур күләмле төзелеш һәм ремонт эшләре көтә. Бу өлкәдә эшләүчеләрнең хезмәтенә ихтыяҗ һәрвакыт булсын һәм лаеклы бәяләнсен, дип телим.
Марина Харитонова, мәгариф бүлеге башлыгы:

- Педагогларны барысыннан да күбрәк балаларның уңышлары сөендерә. Быел районыбызның 17 чыгарылыш сыйныф укучысы Россия Федерациясенең «Укудагы аерым уңышлары өчен» медальләрен алды. Бердәм дәүләт имтиханнары буенча 11 фәннең 8нән уртача балл республика күрсәткечләреннән югарырак. 49 укучының нәтиҗәләре 80 баллдан югары. Югары балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучылары өчен безнең район республиканың барлык шәһәрләре һәм районнары арасында 10 нчы урынны алды. 20 укучыбыз Бөтенроссия фән олимпиадаларының республика һәм төбәк этапларында җиңүче һәм призер булды. Балалар бакчалары да яңа казанышлары белән сөендерүләрен дәвам итәләр. Шәленең «Тургай» балалар бакчасы «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» республика конкурсында җиңүче булды һәм ярты миллион сумлык грант отты. Ә Бөтенроссия конкурс нәтиҗәләре буенча «Солнышко» һәм «Бәләкәч» балалар бакчалары Россиянең иң яхшы 1000 балалар бакчасы исемлегенә керде. 38 укытучы һәм районның 4 методисты республика конкурсларында җиңеп, грантлар отты. Быел республика конкурсларында катнашуга әти-әниләр дә кушылды. Кощак мәктәбенең ата-аналар комитеты командасы «Тату сыйныф серләре» республика конкурсының зона этабында җиңү яулады. Педагоглар ел дәвамында республика югары уку йортларының алдынгы укытучылары белән яңа белемнәр һәм тәҗрибә уртаклашып эшләделәр. Безгә бөтен республикадан, Россия башкаласыннан һәм безнең зур ил төбәкләреннән педагоглар һәм методистлар килде. Моннан тыш, быел Питрәч районы халыкара стажировка мәйданчыгы булды, бездә Сербиядән килгән педагоглар белән берлектә семинар үткәрелде. Белем бирү һәм тәрбия өлкәсендә эшләүчеләргә уңышлар телим.
Азат Фазылҗанов, мәдәният бүлеге җитәкчесе:

- Бу ел минем өчен питрәчлеләр белән танышу елы булды. Җылы кабул итүләре өчен мин коллективтагы һәркемгә рәхмәтле. Үзара аңлашып һәм ярдәмләшеп эшләвебез нәтиҗәсендә уңышларга да ирештек. Бу елда без истә калырлык берничә фестиваль үркәрдек - ул «Матур традицияләр» төбәкара фестивале һәм Әлфия Афзалова исемендәге Халыкара фестиваль-бәйге. Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә багышлап беренче тапкыр «Тукай моңнары» район фестивален оештырдык, ул күп санлы катнашучылар һәм үзенчәлекле флешмоб белән истә калды. Әлеге фестиваль ел саен үткәрелер дип уйлыйбыз. Быел районара “Питрәч! Укы!” библиофесты да питрәчлеләрнең күңеленә кереп калды.
«Батыр» кинотеатрында зур экран барлыкка килде. Сүз уңаеннан, быел ачык һавада кино карау бик популяр булды. Безнең кино хезмәткәрләре быел да «Иң яхшы муниципаль цифрлы кинозал» номинациясендә беренче урынны яулады, туган якны өйрәнү музее Бөтенроссия конкурсында иң яхшы авыр музее дип танылды, районның мәдәният өлкәсендә эшләүче 12 хезмәткәр ТР Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булды. Кощак авылы мәдәният йорты “Иң яхшы авыл мәдәният йорты” номинациясендә икенче урынга лаек булды.
2019 нчы ел - Театр елы иде. Питрәч җирендә бик күп талантлы артистлар, режиссерлар, язучылар туып-үскән. Алар бик теләп үзләренең туган якларына кайтты, үзләренең иҗатларын тәкъдим итте, театр марафоны уңышлы узды.
Санкт-Петербургта узган халыкара семинар-киңәшмәдә Җиңү музее белән Петр Гаврилов музее арасында килешү төзелде. Киләсе елда безне күп кенә кызыклы чаралар көтә, шул исәптән әлеге килешү кысаларында да. Балалар сәнгать мәктәбендә һәм Кибәк Иле авылы клубында капиталь ремонт булачак, Надеждинода яңа клуб төзү планлаштырыла. Китапханә системасын да зур яңарыш көтә. Барлык коллегаларыма илһам, яңа уңышлы проектлар һәм иҗади җиңүләр телим!
Илшат Шәфигуллин, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы:

- Физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүче питрәчлеләр көннән-көн арта бара. Моның өчен безнең районда яхшы шартлар тудырыла, ел саен яңа спорт объектлары төзелә. Татар Тау Иле авылында быел яңа универсаль спорт мәйданчыгы ачылды. Хәзер мини-футбол, волейбол, баскетбол, төрле көрәш төрләре белән шөгыльләнергә мөмкин булган яңа универсаль спорт комплексы файдалануга тапшырылачак. Тиздән яңа чаңгы базасы сафка басачак.
Быел билбау көрәше буенча республика чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру дәрәҗәсе югары бәяләнде. Безнең спортчыларыбыз республика, бөтенроссия һәм дөньякүләм спорт ареналарында уңышлы чыгыш ясаулары белән безне куандырды. Артур Макаров чираттагы тапкыр армспорт буенча Татарстан һәм дөнья чемпионы, Фәрхәт Фәйзуллин билбау көрәше буенча дөнья Кубогында җиңүче булды. Ветераныбыз Александр Дормидонтов гер спорты буенча дөнья чемпионатында өченче урынны алды һәм Россия чемпионы булды. Ел саен уздырыла торган «Ел спортчысы-2019» бүләкләү тантанасында безнең район «ГТО лидеры» номинациясендә беренче урын яулады. Безнең горурланырлык уңышларыбыз да, әле яулыйсы үрләребез дә бар.

Әббәс хәзрәт, район имам-мөхтәсибе:
- Питрәч районы мөселманнары белән очраштырганы, алар белән бергә дога кылу мөмкинлеге биргән өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлемен. Быел район үзәгендә мәчет төзү эшләрен яңадан башлап җибәрүебез куанычлы хәл. Хәйриячеләр, район халкы ярдәме белән төзелеш эшләре яңадан башланды. Узып баручы ел тагын бер зур вакыйга белән истә калды - Коръәннең мәгънәле тәрҗемәсе басылды, аның өстендә мөселман дине әһелләре 8 елдан артык эшләде. Бу процесста мөфти Камил хәзрәт үзе дә катнашты, миңа да әлеге процесста катнашу бәхете елмайды. Барлык дин тотучыларга да игелекле көннәр телим.
Владимир атакай Трушков, Питрәч авылының Никольский чиркәве настоятеле:
- Узып баручы ел безгә бик күп шатлыклы вакыйгалар һәм шулай ук мәшәкатьләр алып килде. «Тихая милостыня» хәйрия акциясе, яшьләр белән колядкалар узды. Бүләкләр аз керемле гаилә балаларына таратылды. Пасха бәйрәме алдыннан без чиркәүгә йөрүчеләр өчен «Пасхальное дарование» фестивале уздырдык. Моннан тыш быел Богородица монастырена сәяхәт кылу һәм ике тапкыр Казанда Тәре йөрешендә катнашу бәхете насыйп булды.
Безнең чиркәү-мәхәллә мәктәбенә якшәмбе көннәрендә дистәләгән бала һәм яшүсмер йөри. Алар чиркәү бинасын җанландырып тора. 2019 ел православие дөньясында Изге Николай Чудотворец чиркәве түбәсенә яңа купол куелуы белән истә калачак. Иске зиратны төзекләндерү буенча җитди эш башланды.
Барыгызга да тынычлык һәм иминлек телим!