Бүген “Ак барс” кошчылык комплексы”ның алдынгылары турында сөйлибез.
Питрәч авылының балалар шәһәрчегендә узган “Хезмәт һәм батырлык” фестивалендә Татарстан Республикасының электрон Мактау тактасына кертү турындагы таныклыкларны тантаналы рәвештә тапшыру чарасы узды. Быел районның 246 кешесе шундый югары хөрмәткә лаек булды. Алар – районыбызның үсешен тәэмин итүче фидакарь аграрийлар, шоферлар, педагоглар, медиклар һәм мәдәният хезмәткәрләре. Бүген без сезгә “Ак барс” кошчылык комплексы”ның алдынгылары турында сөйлибез.
НИКОЛАЙ КУЗНЕЦОВ: “РУЛЬСЕЗ – КУЛСЫЗ КЕБЕК”

Николай Иванович Кузнецов өчен юл кырык елдан артык элек икенче йортына әйләнгән. Хезмәт юлын ул “Ленино-Кокушкино” совхозында слесарь булып башлаган, әмма армиядән соң мәңгегә машина йөртүче һөнәрен сайлаган. Ул легендар ГАЗ-51 һәм ЗИЛ, куәтле КамАЗлар һәм зур автобуслар белән идарә иткән.
90 нчы елларда Николай Иванович Питрәч кошчылык фабрикасына күчә. Озак еллар ул хезмәткәрләрен Надеждино, Татар Тау Иле, Салкын Чишмә, Бутырка, Олан Иле авылларына йөрткән. Көндәлек юл 200- 300 километр тәшкил иткән, ә эш көне таң атканчы ук башланган, чөнки җитештерү иртә таңнан башлана.
– Яшь идек, иртәдән кичкә кадәр эшләдек, бигрәк тә урыпҗыю вакытында, – дип искә ала Николай Иванович. – Иң авыр вакыт 90 нчы елларда булды, ләкин без барысын да булдырып чыктык.
Хәзер хезмәт ветераны лаеклы ялда, әмма предприятие белән элемтәне өзми. Николай Ивановичның хатыны да гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган. Алар ике ул үстергәннәр, Ленино-Кокушкинода үзләренең йорт хуҗалыкларын алып баруларын дәвам итәләр.
Николай Кузнецов “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеменә һәм “Фидакарь хезмәт өчен” медаленә ия.
ВАСИЛ КАМАЛОВ: 30 ЕЛ ТЕРЕКЛЕК ТУРЫНДА КАЙГЫРТЫП
.png)
Васил Шаяздан улы Камалов – кошчылык гомерлек эшенә әверелгән кеше. Фабрикага ул мәктәптән соң ук, 1983 елда килә. Йөк төяүче булган, армиядән соң кош караучы булып кайткан, катлаулы үзгәртеп кору вакытларын кичергән, 1992 елда эштән китәргә туры килгән, ләкин 2003 елда яңадан туган предприятиесенә кайткан. Һәм монда инде егерме елдан артык хезмәт куя. Васил Шаяздановичның кошчылык фабрикасындагы гомуми стажы – өч дистә ел.
Осталык серләреннән эшкә намуслы мөнәсәбәтне аерым билгеләп үтте:
– Кошлар бит тере җан ияләре, аны карарга, ашатырга кирәк, – ди Васил Шаязданович.
Мин үземне суперпрофессионал дип санамыйм. Бары тик үз эшемне намус белән башкарам.
Бу еллар эчендә предприятиедә күп нәрсә үзгәргән: корпуслар яңартыла, кошлар асрауның яңа технологияләре кертелә, чебиләр токымы һәм азык составы үзгәрә. Тик бер генә нәрсә үзгәрешсез кала – кешенең җаваплылыгы. Бройлерларның продуктлылыгы индексы буенча (кошларның сакланышын, артымын һәм азык конверсиясен бәяли) Васил Камалов бригадасы 390-395 балл күрсәткече белән предприятие алдынгылары рәтенә керә.
Июль аенда язмабыз героена 60 яшь тулды. Васил Шаязданович пенсиягә чыкканчы тагын ким дигәндә биш ел эшләргә планлаштыра. Хатыны аның белән бер корпуста эшли, ә менә балалары башка юл сайлаган: бер кызы хастаханәдә эшли, икенчесе үзен яңа һөнәрдә эзли, өченчесе күптән түгел генә мәктәпне тәмамлаган.
Бүләкләр турындагы сорауга Васил Шәязданович тыйнак кына җавап бирә: министрлык Рәхмәте, администрация грамоталары бар. Ләкин аның өчен төп бүләк – хезмәттәшләренең хөрмәте һәм хезмәтенең кешеләргә кирәклеген аңлау.
ЕЛЕНА ХӨСНУЛЛИНА: ХОРЕОГРАФТАН – КОШЧЫЛЫККА, ҺӘМ МОҢА УЛ ҮКЕНМИ
.png)
Елена Камил кызы Хөснуллина кошчылыкта көтелмәгән кеше. Мәктәптән соң Алабуга мәдәният училищесына хореографлыкка укырга керә. Шунда ук, Алабугада, кияүгә чыга, яши, балалар тәрбияли. 14 ел узгач туган Ленино-Кокушкинога кайта. Мәктәптә, Яшьләр үзәгендә эшли. Ә 2004 елда кошчылык фабрикасына килә.
– Һәр һөнәрдә күнегергә, өйрәнергә туры килә, – дип искә ала Елена Камиловна. Таныш булмаган эшкә акрынлап ияләнәсең икән. Тәүлеклек чебиләр үстерү – бу кызык эш. Ашатабыз, эчертәбез, кошның гомуми халәтен: күзләрен, аякларын, каурыйларын карыйбыз. Начар хәлдәгеләрен җыябыз – баш саны сәламәт һәм ит сыйфатлы булсын өчен кирәк. Көн саен ветеринария табибы килә.
Бүген аның фабрикада хезмәт стажы 22 ел. Физик яктан авыр эш: авыр күтәрәләр, эссе бинада эшлиләр, анда кайвакыт чебиләргә уңайлы булсын өчен температураны 34 градуска кадәр җиткерәләр. Әгәр кошның баш санын сакласалар һәм тиешле авырлыкка җиткерсәләр, бригаданы премия белән бүләклиләр.
– Һәр партия үзенчә бара, – дип аңлата ул. Чебиләрнең кайберләре кечерәк, кайберләре зуррак. Яраклаша белергә кирәк.
Мактау тактасына кертүләре тормышындагы зур бәйрәм белән туры килә: 24 августта аның юбилее – 55 яшь иде. Фабрикада кызы да эшли – предприятие кибетендә. Ә буш вакытын, Елена Камиловна әйтүенчә, оныклары белән үткәрә.
ДАРЬЯ ШАШКИНА: “МИН АЛАР БЕЛӘН ҺӘР ИРТӘ ИСӘНЛӘШӘМ”
.png)
Дарья Николаевна Шашкина – “Ак барс” кошчылык комплексы”ның 3 нче бүлегенең бройлер цехы легендасы. Фабрикада 34 ел. “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеме бирелә. Күп бүләкләр. Һәм шул ук вакытта – гаҗәеп гадилек һәм эшенә мәхәббәт.
Мәктәптән соң ул Казанга китә, сатучы булып эшли. Кияүгә чыга, балалар үстерә, балалар бакчасына урнаша. Аннары авылга кайта, кошчылык фабрикасына эшкә килә. Инкубаторга йомырка салучы булып эшләргә тәкъдим итәләр, ләкин Дарья Николаевна корпусны сайлый.
– Чебиләрем янәшәсендә күңелләрем җиңеләеп китә, – ди ул. Алар белән сөйләшәсең, алар сине тыңлыйлар. Шуны төгәл беләсең, алар беркайчан да начарлык китерми. Бу сүзләр генә түгел. Дарья Николаевна иртәсен кошлар белән исәнләшүдән башлый. Һәм ул аларның үзен аңлауларына ышана. – Алар да кешеләр кебек бит, – ди ул.
Аларга яхшы мөнәсәбәт күрсәтергә кирәк. Кычкырасың, ямьсез сөйләшәсең искән, алар моны сизәләр. Яхшы мөгаләмәдә булсаң, алар сиңа шулай ук җавап бирәләр. Аның уңышлы эш нәтиҗәсенең сере гади һәм бер үк вакытта катлаулы да: брак кошны вакытында сортларга аеру, азык һәм суны күзәтеп тору, үзеңне эшкә багышлау.
– Күпләр: арыйбыз, авыр, диләр. Ә мин арымыйм. Өйгә кайтам, шунда ук бакчага чыгам. Ята алмыйм. Мин шундый кеше. Тугыз ел инде ул пенсиядә. Ләкин эшләвен дәвам итә. Эшсез булдыра алмыйм ди. Хезмәт сөючәнлек нәселдән күчкән: Дарья Николаевнаның кызы инде 15 ел шул ук фабрикада ветеринария табибы булып эшли. Улы да биредә эшләгән, аннары шәһәргә киткән, ләкин кайтырга ниятли.
АНАТОЛИЙ ЕГОРОВ: 31 ЕЛ РУЛЬ АРТЫНДА
.png)
Анатолий Николаевич Егоров – беренче класслы автомобиль йөртүче. Кошчылык фабрикасында 1995 елдан бирле. 31 ел стажы бар.
– Юл – җаваплы, кайчак куркыныч урын, – ди ул. Әмма мин авария хәлләренә юл куймыйм.
“Уазик”тан башладым, дезинфекция машинасында, алты кешегә кадәр сыйдырышлы “Лада Ларгус”та эшләдем.
Анатолий Николаевич эшчеләрне көн саен өйләренә йөртә һәм предприятиегә китерә. Үзе әйткәнчә, машинада эшләү ошый, кешеләрне йөртү ошый.
Аның хатыны Анна монда инкубаторда эшли. Олы кызы предприятиенең ветеринария даруханәсендә эшли. Кече кызы үзе өчен юриспруденция сайлаган.
Агросәнәгать комплексы системасында намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен аңа Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәте белдерелде. Район бүләкләре дә бар. Ләкин аның төп горурлыгы – грамоталар түгел, ә өч дистә ел эчендә бер генә пассажир да аның гаебе белән зыян күрмәгән.