Һәр бала үз сәләтен таба ала

Советлар Союзы Герое Г.К.Камалиев исемендәге күппрофильле лицейда кадетлар сыйныфы ачылды
Район мәктәпләрендә бүген яңа белем бирү мохите формалаша, анда инженерлык иҗаты, агрохезмәт, патриотик тәрбия һәм тарихи хәтер бердәм системага әверелә. Биредә һәр бала үз бурычын таба ала – Ватанны саклау, югары технологияле проектлар төзү, җирдә эшләү яки ата-баба мирасын саклау буенча.
Кощак мәктәбендә һәм Камалиеев исемендәге лицейда “Үсеш ноктасы” үзәкләре физика, химия, биология һәм технологияне гамәли үзләштерү мәйданчыклары булды. Цифрлы лабораторияләр, микроскоплар, робототехник конструкторлар, 3D-принтерлар экспериментлар һәм тикшеренүләр үткәрергә мөмкинлек бирә. Укучылар робот техникасын, 3D-модельләштерүне, программалаштыруны өйрәнәләр, ясалма интеллект кулланып проектлар төзиләр. Эшләнмәләр арасында – “Үсемлекләрне карауның акыллы системасы” һәм кояш белән тукланучы автоном система. Укучылар үз эшләрен конференцияләрдә һәм олимпиадаларда тәкъдим итәләр. Мондый алым предметлар арасындагы чикләрне бетерә: физика, математика, информатика һәм технологик бәйләнештә эшли, булачак инженерлар һәм тикшеренүчеләр әзерли.
Татар Казысы урта мәктәбендә агрокласслар эшли. Аларның максаты – “Макс-Ойл” ҖЧҖ авыл хуҗалыгы предприятиесе һәм Балык Бистәсе агротехнология техникумы белән хезмәттәшлек итү аша балаларны авыл хуҗалыгы белән таныштыру. 5-11 сыйныф укучылары терлекчелек һәм үсемлекчелек буенча белемнәрен тирәнәйтәләр, экскурсияләрдә, лаборатор эшләрдә катнашалар, үсемлекләр үстерәләр, туфракны өйрәнәләр, заманча техниканы үзләштерәләр. Сигезенче сыйныф укучылары “АгроНТРИ” олимпиадасында уңышлы чыгыш ясадылар. Чыгарылыш сыйныф укучыларының күбесе авыл хуҗалыгы белгечлеген сайлый. Агросыйныфлар балаларга, көндәлек авыл хезмәтендә перспектива һәм яңа технологияләр куллануны күреп, һөнәр сайлауга аңлы рәвештә якын килергә булышалар.
Советлар Союзы Герое Г.К.Камалиев исемендәге күппрофильле лицейда инде өч ел “Герой варислары” хәрби-патриотик клубы эшли. 2025 елда биредә районда беренче кадет сыйныфы ачылды. Бишенче сыйныф укучылары өчен тәртип, намус һәм җаваплылык тормыш кагыйдәләренә әверелде. Кадетлар СВОда катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итәләр, маскировка челтәрләре ясыйлар, гуманитар ярдәм җыялар, сугышчыларга хатлар язалар. Программада – БПЛА, тактик медицина, строй әзерлеге, робот техникасы, йөзү. Лицейда тир, бассейн, компьютер сыйныфы, тренажер залы бар. Ел саен район мәктәп укучыларын берләштергән “Герой варислары” уены үткәрелә. Өлкән кадетлар, күнекмәләрен генә түгел, ә илнең киләчәге өчен шәхси җаваплылык тойгысын да тапшырып, кечеләренә шефлык итә.
Районның мәктәп музейлары – тере тарих үзәкләре. Богородскийда 1989 елда нигез салынган “Минем кече Ватаным” музеенда 300дән артык экспонат: көнкүреш әйберләре, кием-салым, документлар, фотографияләр, сугыш материаллары тупланган. “Назад в прошлое” туган якны өйрәнү клубы эшли, квестлар, QR-кодлар белән интерактив экскурсияләр үткәрелә. Россия Герое И.А.Додосов исемендәге Питрәч 1 нче мәктәбенең Сугышчан һәм хезмәт даны музее 30га якын активистны берләштерә, алар эзләнү эшләре алып баралар, батырлык дәресләре, СВО ветераннары һәм катнашучылары белән очрашулар оештыралар. Ф.А.Сафин исемендәге Шәле мәктәбендә авыл тарихына һәм чыгарылыш сыйныф укучыларына аерым игътибар бирелә, югары сыйныф укучылары үзләре кечкенәләр өчен экскурсияләр үткәрә. Барлык музейлар да балаларга тикшеренүчеләр һәм хәтер саклаучылар булырга ярдәм итә, зур тарихның туган йорттан башлануын исбатлый.
“Алгоритм” технологик лицеенда СВОда катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыю буенча акцияләр үткәрү традициягә әйләнде. Быел хезмәткәрләр, укучылар һәм ата-аналар сугышчыларга ярдәм итү өчен яңадан берләштеләр. Уртак тырышлык белән озак вакыт саклана торган продуктлар, җылы әйберләр, медикаментлар, газ баллоннары һәм башка беренчел кирәкле әйберләр җыелды. “Алгоритм” лицее өчен бу зур тәрбия системасының бер өлеше, анда шәфкатьлелек һәм битараф булмау төгәл фәннәр кебек үк мөһим предметка әверелә. Коллектив бу эшне дәвам итәргә ниятли – чөнки күп кенә зур булмаган кертемнәрдән гомуми зур эш төзелә, ә лицей үзе чын “яхшылык алгоритмы” – бердәмлек һәм ярдәм итү теләге икәнен исбатлый.