Алар безгә үзләре һәм үз һөнәрләре турында сөйләделәр.
Предприятиедә көн саен дистәләгән тонна югары сыйфатлы ит продукциясе җитештерелә. Ул Татарстанда гына түгел, аннан читтә дә сатыла. Боларның барысы да хезмәт процессын яхшы оештыру һәм үз эшләрен намус белән башкаручы хезмәткәрләр тырышлыгы нәтиҗәсе.
Феодосия Николаева, кош караучы
- Мин тумышым белән Керәшен Сәрдәсеннән. Һәрвакыт тыныч авыл тормышын яраттым. Башта сыер савучы булып эшләдем. 1989 елда Анатолий Ивановичка кияүгә чыктым. Шул ук елны без Ленино-Кокушкинога күчтек һәм кошчылык фабрикасына эшкә урнаштык. Безгә Осиново бистәсендә фатир бирделәр.
Башта сугым цехында эшләдем. 24 ел инде кош караучы булып хезмәт куям. Ирем - шофер.
Кошлар күп. Безнең корпуста 84-85 мең баш кош асрала. Тәүлеклек чебиләр алабыз. 38-40 көннән сугым цехына озатабыз. Аннары чистарту һәм профилактик эшләрдән соң, башка төркем туплыйбыз. Миңа безнең корпус слесаре Рәис Якубов ярдәм итә.
Эшем миңа бик ошый. Һәр көн кошлар янына ашыга-ашыга барам.
Ял иткәндә концертлар карарга яратам.
Рафаэль Мөхәммәтдинов, тракторчы
- Мин кечкенәдән техникага гашыйк. Тракторчы булып 1977 елдан бирле эшлим. Мин эшләгән тракторларның маркасы калмагандыр, мөгаен.
Җәен басуларда җир эшкәртәбез, чәчәбез, салам җыябыз. Кызу эш чорында ике сменада эшләргә туры килә.
Кышкы вакытта МТЗ-82дә төягеч белән азык төйим. Бу уртача 45-50 тонна. 100 тоннага кадәр җиткән вакытлар булды - тәүлек әйләнәсе эшләргә туры килде.
Хәзер, нигездә, ремонт бригадасында эшлим, хезмәттәшләремә техниканы язгы кыр эшләренә әзерләргә булышам.
Людмила Әхмәтшина, лаборантка
- Буа ветеринария техникумын тәмамлагач, мине «Ленино Кокушкино» совхозына җибәрделәр. 3 ел терлекчелектә ветеринария табибы булып эшләдем. 1988 елда декрет ялыннан соң кошчылык фабрикасына - лаборант буларак эшкә чыктым.
Безнең лабораториядә биш кеше, һәм мөдир эшли. Безнең вазыйфага тәүлеклек чебиләрдән башлап, барлык кошларның сәламәтлеген тикшерү керә. Тикшерүләрне кан анализы аша үткәрәбез.
Без төрле корпусларда, сугым цехында булабыз. Көнгә 3-4 корпусны тикшерәбез. Шулай ук иске фабрикага барабыз, Чистай фабрикасына командировкага барабыз. Кайчагында кизү торырга да чыгабыз.
Ләйлә Никитина, сугым цехы хезмәткәре
- Миңа калса, безнең цехта эшләү - бөтен комплекстагы иң авыр эшләрнең берсе. Көнгә безнең кул аша 40-45 мең кош-корт уза. Ике тапкыр күбрәк тә була.
Мин 1989 елда кошчылык фабрикасына эшкә урнаштым. 10 ел кош караучы булып, 10 ел терлек азыгы цехында эшләдем, шул кадәр үк сугым цехында хезмәт куям. Бу цехта ир-атлар эшенә көче җитә торган хатын-кызлар гына эшли.
Безнең коллективта 9-10 кеше. Без бик дус, бер-беребезгә ярдәм итәбез. Бергәләп чәй эчәргә дә, бер-беребезгә күңелләребезне бушатырга да вакыт табабыз.