Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алар башка митингларны да хәтерли

Казан университеты (ул вакытта ул "император" университеты дип аталган) студенты Владимир Ульянов студентлар сходкасында катнашканы өчен Кокушкино авылына сөргенгә җибәрелә. 22 апрельдә - дөнья пролетариаты юлбашчысы туган көндә Ленино-Кокушкино авылында Владимир Ульянов-Ленин тууның 144 еллыгына багышланган бәйрәм митингы булып узды.


Митингта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зимфира Мөхәммәтгәрәева Ленино-Кокушкино урта мәктәбе укучыларына мөрәҗәгать итеп, әлеге тарихи фактны билгеләп:
- Владимир Ильич Ленин музей-тыюлыгы урнашкан тарихи урында тууыгыз һәм яшәвегез белән горурланыгыз, - диде.
Монда аны хәтерлиләр һәм горурланалар. Өлкән буын кешеләре элекке митингларны да яхшы хәтерли. Ленино-Кокушкино мәктәбе укытучысы Гөлсинә Гайфуллина ул вакытта яшь Ульянов һәйкәленә илнең төрле төбәкләреннән бер-бер артлы автобуслар килүен әйтә. Хәзер хәл башкачарак булса да, ленинококушкинолылар тарихи урын белән кызыксыну артканлыгын тоя башлады. Биредә илебезнең төрле төбәкләреннән кешеләр килә икән.
Бәйрәм митингында КПРФ фракциясеннән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Хафиз Миргалимов һәм Артем Прокофьев катнашты. Алар Владимир Ильичның тормышы һәм яшәеше, аның ил һәм дөнья тарихына керткән хезмәте турында сөйләде. Шулай ук КПРФның Питрәч районы бүлекчәсе җитәкчесе Георгий Артемьев, педагогика хезмәте ветераны Валентина Липатова да чыгыш ясады.
Аннары Владимир Ульянов-Ленин бюстына гирляндалар, чәчәкләр куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X