Алена Гаврилова: "Районда спорт һәм туризмны үстерергә кирәк"
Питрәч авылыннан Алена Гаврилова ТР Президенты Аппараты каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтленең җәмәгать вәкиле булды
Хәбәрчебез София Егорычевага биргән интервьюсында ул үз эшен ничек ачып җибәрүе һәм яңа статуста башка эшмәкәрләргә нәрсә белән ярдәм итә алуы турында сөйләде.
- Алена, эшмәкәр буларак нәрсә белән шөгыльләнәсез?
- Өч ел элек без ирем белән спорт клубы ачтык. Башта тренировкалар үткәрергә мөмкин булган урын эзләдек. Питрәч авылында зур бина таптык. Бүген бездә 50дән артык клуб әгъзасы бар. Без күп юнәлешләр буенча тренировкалар үткәрәбез. Бу - хатын-кызлар фитнесы, балалар физик әзерләү, фехтование. Шулай ук бездә ГТО нормаларын тапшыруга әзерләнергә дә була.
- Сез ничек җәмәгать вәкиле булдыгыз?
- Тәкъдим район хакимиятеннән килде. Мин моны яңа тәҗрибә алу өчен менә дигән мөмкинлек дип уйладым. Махсус укулар үттем. Безне хокукый нигезләргә, эшлекле аралашуга өйрәттеләр. Бүген мин район эшмәкәрләре белән танышу, аларга үзем турында сөйләү стадиясендә. Алар ышансын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкмен – мин һәрвакыт ярдәм итәргә әзер.
- Сезнең төп бурычларыгызга нәрсә керә?
- Мин эшмәкәрләр мәнфәгатьләрен яклыйм. Территориаль контролькүзәтчелек органнары, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары
белән эшмәкәрләрнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итү мәсьәләләре буенча хезмәттәшлек итәм.
- Сезгә шәхси эшмәкәрләрдән сораулар киләме инде?
- Әйе, әлбәттә. Әмма бүгенге көндә җитди проблемалар белән бәйле теркәлгән мөрәҗәгатьләр юк. Әйтик, күптән түгел эшмәкәрләр салым салуның нинди төрен сайларга кирәклеге белән кызыксындылар.
- Сезнең белән ничек элемтәгә керергә мөмкин?
- Минем белән һәрвакыт 89196226111 номеры буенча элемтәгә керергә мөмкин. Кабул итү көне - чәршәмбе 14:00дән 15:00гә кадәр.
- Күптән түгел сез республика эшмәкәрләренең ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуында чыгыш ясадыгыз. Сезнең тарафтан нинди тәкъдимнәр әйтелде?
- Мин эшмәкәрләр өчен антисептиклар һәм шәхси саклану чаралары сатып алуга субсидияне озайту турындагы тәкъдим белән чыгыш ясадым. Рөстәм Нургали
евич әлеге үтенеч, һичшиксез, каралачак, ә тәкъдим федераль дәрәҗәгә юнәлтеләчәк, дип вәгъдә итте.
- 2021 елга планнарыгыз белән уртаклашсагыз иде.
- Безнең районда яшьләр һәм балалар күп. Аларның буш вакытларын дөрес итеп үткәрәсе кала. Спортны үстерәсе, секцияләр төрлелеген арттырасы килә. Туризм үсешенә дә игътибар бирергә кирәк, дип уйлыйм. Чөнки безнең төбәк бик матур, бай тарихы бар. Моны кешеләргә күрсәтергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа