Авыруларның сезонлы үсеше фонында район мәктәпләрендә укучылар арасында авыру очраклары теркәлә
Мәктәпләрдә ОРВИ һәм үпкә ялкынсынуы белән авыручылар аркасында карантинга җибәрелгән сыйныфлар бар
Бүгенге көндә мәгариф бүлеге булган регламентлар буенча эшли. Мисал өчен, тугыз сыйныф Куюк авылының "Алгоритм" лицеенда аерымлануда торалар, бер сыйныф дистанцион режимда укый. "Царево" ТКсының "Прогресс" лицеенда да шундый ук хәл. Массакүләм авырулар юк. Кайбер әти-әниләр авыру чорын көтәргә һәм балаларны мәктәпкә йөртмәскә булдылар. Аларның реакциясе аңлаешлы, чөнки балаларның сәламәтлеге - өстенлектә.
Авырулар арткан чорда профилактиканың барлык чараларын үтәүнең мөһимлеген искә төшерергә телибез!
Авыруның беренче билгесе булган саен, табибка мөрәҗәгать итүегезне, мәктәпләргә, балалар бакчаларына йөрмәвегезне сорыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia