Бассейнда йөзгәндә мөселман ирләренең киеме нинди булырга тиеш?
Мөселман хатын-кызлары өчен махсус купальниклар бар, алар шуны киеп кенә бассейнда йөзә ала
Ир-атлар өчен дә киемгә таләпләр бар. Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин шул хакта аңлатма бирде.
Телеграм социаль челтәрендә хәзрәткә бассейнда коенганда ир-атларның гаурәте нинди булырга тиешлеген сорап мөрәҗәгать иткәннәр.
«Кендектән тезгә кадәр ир-атның тәне ябык булырга тиеш», — дип яза дин белгече.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа