Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бер ел бик тиз үтә ул

15 майда Питрәчтән армиягә солдатлар озаттылар. Бу юлы 36 питрәчле солдат формасы киячәк.

Егетләрне армиягә озату тантанасы Питрәчнең үзәк мәйданчыгында үтте. 12 сау-сәламәт егет тигез сафларга тезелеп баскан. Аларны озатырга килүчеләр - ата-аналары, дуслары, сыйныфташлары, әлбәттә инде, яраткан кызлары тантаналы озатуның башлануын көтәләр. Булачак солдатлар үзләрен тыныч тотса да, озатучылар дулкынлана, өлкәннәрнең күзләре яшьләнгән. Армиягә озату тантаналы булса да, ул шул ук вакытта моңсу чара да.
Район хәрби комиссары, подполковник Владимир Гузич тантананы ачып, район башлыгы Эдуард Дияровка яшь питрәчлеләрне Россия Кораллы Көчләренә озатырга әзер булуларын хәбәр итте.
- Армиядә хезмәт итү - һәр яшь егетнең бурычы, - диде Эдуард Мәхмүтович. - Ватан сакчысы булу һәрвакыт абруйлы булды һәм шулай булып калачак. Егетләр армиядән ныгып, чыныгып кайта. Без хәрби часть командирларыннан егетләребез турында һәрвакыт уңай фикерләр генә алдык, сез дә безнең, ата-аналарның, дусларыгызның йөзенә кызыллык китермәссез дип уйлыйм. Барыгызга да уңышлы хезмәт итеп, исән-сау туган йортларыгызга әйләнеп кайтуыгызны телим. Районыбызга яшьләр бик кирәк, ә хәзер, хөрмәтле егетләр, сезгә имин хезмәт теләп калам, - диде.
Иске Йорт имам-хатыйбы Илфат Вафин, Колай чиркәве настоятеле Александр атакай булачак солдатларга хезмәтләрендә уңышлар, иң мөһиме, исән-сау өйләренә әйләнеп кайтуларын теләде.
Ата-аналар исеменнән Фәнзилә Хасянова, булачак солдатлар исеменнән аның улы Раил чыгыш ясады. Хасяновлар армиягә икенче улларын озаталар. Гаилә башлыгы Камил олы уллары Рамилнең уңышлы хезмәт итеп кайтып, югары уку йортында читтән торып белем алуын, хәзерге вакытта Шәле мәктәбендә укытучы-тренер булып эшләвен әйтте:
- Ике улым - Рамил дә, Раил дә спортны бик яраталар. Алар - милли көрәш буенча район җыелма командасы әгъзалары. Өченче улым Рәмис тә үсеп килә, ул да армиядә хезмәткә әзерләнә. Алар сынатмас дип өметләнәбез.
Шәледән Минсафа һәм Мансур Миргалимовлар бу көнне үзләренең өченче улларын армиягә озатты:
- Олы улларыбыз Марат һәм Самат намус белән хезмәт итеп кайттылар, - ди алар. - Менә төпчек улыбыз Булатка да вакыт килеп җитте. Бер ел бик тиз үтеп китә ул. Булат та абыйлары кебек лаеклы хезмәт итәр, Алла боерса.
Сугышчы-әфганчы Марат Гимадов та якташларына изге теләкләрен җиткерде, уңышлар теләде.
- Армиядә хезмәт күп нәрсәгә өйрәтә, мин хезмәт итүемә үкенмим, моның белән горурланам гына. Армиядән соң тормышымны Эчке эшләр министрлыгында хезмәткә багышладым.
- Армия - егетләр өчен тормыш мәктәбе. Туган илең алдындагы изге бурычыңны үтәү зур абруй, горурлык, - диде Владимир Гузич. - Егетләр илебезнең төрле почмакларында хезмәт итәчәк. Питрәчлеләр хезмәткә әзер, кайберләренең югары, махсус белемнәре, машина йөртү таныклыклары, спорт разрядлары бар. Соңгы елларда әзерлек шактый артты, питрәчлеләр үзләре теләп хәрби хезмәткә китә. Без егетләребез хезмәт итәчәк хәрби частьләр белән элемтәдә торачакбыз, бер елдан соң хәрби киемнәрдән көтеп калабыз.
Егетләр тигез сафка тезелеп автобуска таба атлады. Аларны ата-аналары, дуслары, туганнары һәм яраткан кызлары озатып калды.
- Сез хезмәт итегез, без сезне көтәрбез! - дигән тавышлар яңгырады. - Хәерле юл сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X