Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Без шигырь сөйләүчеләр конкурсы җиңүчеләрен һәм призерларын игълан итүебезгә шатбыз!

“ТАТМЕДИА” АҖ “Питрәч-информ” филиалы укытучылар көненә багышлап үткәргән “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” бөтенрайон конкурсы тәмамланды.

Ике атна дәвамында “Питрәч” телестудиясенә районның төрле мәктәпләреннән талантлы балалар килде. Алар үзләренең укытучылары турында камера алдында бик матур һәм сәнгатьле итеп шигырь укыдылар.
Конкурс нәтиҗәләре буенча, район үзәгенең беренче мәктәбеннән Полина Назарова җиңүче булды, икенче урынны район үзәгенең икенче мәктәбеннән Ралинә Мифтахова алды. Лидерлар өчлеген Күн мәктәбеннән Адилә Иванова һәм Ленино-Кокушкинодан Илзирә Яруллина йомгаклады.
Аларның барысына да “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең “Питрәч-информ” филиалы һәм конкурсның иганәчесе - “АзЭль” кибетеннән мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды.

“АзЭль” кибете (Питрәч авылы, Яшьләр урамы, 2а) үз сатып алучыларын төрле уенчыклар, мәктәп укучылары өчен стильле канцелярия товарлары һәм олылар өчен сыйфатлы косметика белән сөендерә.


Конкурсантларыбыз укыган шигырьләрне сез pestrecy-rt.ru сайтында, “Питрәч телевидениесе” бүлегендә тыңлый аласыз.
Укучыларга активлык күрсәтүләре һәм конкурста катнашулары өчен рәхмәт белдерәбез!
Реклама хокукында

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса