Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безгә дә солдатка барасы

"Акчарлак" балалар сәламәтләндерү лагеренда хәрби-кыр уеннары булып узды. Анда районның 10 нчы сыйныф укучылары солдат хезмәте серләренә өйрәнде.

Лагерьга районның барлык торак пунктларынна сборга йөзгә якын егет җыелды. Анда бөтен нәрсә нәкъ хәрби хезмәттәге кебек иде. Хәтта ярышлар да взвод командирлары күнегүләргә әзерлекләре турында хәбәр иткәч кенә башлана.
Егетләр сборга кадәр Казан хәрби частьләренең берсендә булып, Калашников автоматыннан мишеньгә а у ярышларында катнаша.
Өйрәнүләр көнендә дә аттылар. Бу юлы пневматик мылтыктан гына. Керәшен Сәрдәсеннән Павел Семенов иң төз атучы булып чыкты. 2 нче мәктәптән Салават Сираҗетдинов һәм 1 нче мәктәптән Константин Любов аңардан азга гына калышты. Алар 2 нче һәм 3 нче урыннарны алды.
Көн бик эссе торуга карамастан, булачак Ватан сакчылары биремнәрне яхшы үтәп чыктылар. Алар противогаз да, саклагыч кием дә киде, кросс вакытында, 100 метрга йөгерүдә, махсус каршылыкларны кичүдә чыдамлыкларын күрсәтте. Ә бу АКМ автоматын сүтеп-җыюдагы өлгерлекләре, яхшы әзерлекләре турында сөйли. Булачак солдатлар ашарга да пешереп ашады. Бик тәмле булган, дип әйтәләр.
Район хәрби комиссариаты вәкиле Фәрит Вәлиев һәм хәрби-кыр сборлары башлыгы егетләрнең сынатмаулары һәм нормативларга сыешулары турында әйтте.
1 нче мәктәп укучылары Родион Жураков һәм Илмир Абдуллин өйрәнүләрдән канәгать калган.
- Бүген алган күнекмәләр армиягә баргач, бик тә ярап куячак. Без үзебезне бер көнгә булса да, солдат итеп тойдык, - ди алар.
Шунысын да билгеләп китми булмый, Родион автомат сүтеп-җыюда 2 нче мәктәптән Илшат Хаҗетдиновны 3 секунтка узып, җиңү яулады. Аның каравы, Илшат иң яхшы взвод командиры булды.
Шәледән Илназ Хәмзин перекладинада иң күп күтәрелүче булды. Колайдан Данил Афанасьев аңардан бер генә баллга калышты.
100 метрга йөгерүчеләр арасында да киеренке көрәш барды. Монда Шәле егете Айрат Әхмәтгалиев җиңү яулады. 2 нче булып финишка Пимәрдәр Ришат Галәвиев килде. 3 нчелек Илмир Абдуллин кулында. Ришат граната ыргытуда җиңсә, Колайдан Рәдиф Мәҗитов 2 нче урын, Иске Шигалидән Виталий Филиппов 3 нче урын алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X