Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бүген Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә

Безнең район өчен бу әһәмиятле дата

Питрәч авылларында татарлар, руслар, керәшеннәр, әзербайҗаннар, үзбәкләр, украиннар, әрмәннәр, таҗиклар һәм тагын 30га якын башка халык вәкилләре яши.

Үзебезнең күпсанлы милли бәйрәмнәребезне искә төшерик. Шуларның иң зурысы - татар халкының  милли бәйрәме - сабан туе. Ул күңелле җыр-биюләр, кабатланмас киемнәр, милли ризыклар, төрле халыкларның гореф-гадәт йолалары белән үрелеп алып барыла. Боларның барысы да безнең бердәм һәм тату яшәвебезне раслый.
Бездә кешеләрне үз һәм чит милләт вәкилләренә бүлмиләр. Киресенчә, питрәчлеләр бер-берсенә толерант һәм безнең якларда икенче ватаннарын табарга теләүчеләрне ачык йөз белән каршы алалар. Җирле халыкның  ачык йөзле, кунакчыл булуы турында Таҗикстанда туып-үскән Пайгомиддин Кахоров та билгеләп узды. Татарстанда ул 20 ел яши инде, биш ел элек Яңа Шигали авылына күчеп килә. Кайчандыр минем әби-бабай, әти-әниләр һәм ерак туганнар монда  килеп төпләнгәннәр, шуңа да бу республиканы сайладым. 

Минем  әбием татар, - дип горурланып билгеләп үтә Пайгомиддин Бәхриддин улы.

Хәзер аның туганнары, нигездә, республика башкаласында, ә ул үзе Питрәч районына күчеп кайткан, чөнки ул шәһәр шау-шуын яратмый икән.

Безгә монда яшәве рәхәт, бөтен уңайлыклар да бар. Биредә эш җайга салынды. Таҗикстаннан кайтарылган җиләк-җимеш, яшелчә сатабыз. Җиләк-җимешне үзебез киптерәбез һәм лепешкалар әзерлибез. Җирле халык безнең продукцияне яратып  кабул итте, даими сатып алучылар да күп. Биредә тыныч, халык яхшы, игелекле, - ди ул.

Ә Грузиядә туган әрмән милләтеннән Киракос Гилоян Богородск авыл җирлегендә сәүдә бизнесын ачкан. Татарстанда ул туксанынчы еллардан бирле. Башта эш буенча булган - товарлар китерү белән шөгыльләнгән. Акрынлап бөтенләйгә монда күчкән. Соңрак Көек һәм Богородскида үз кибетләрен ачкан. 

Бездә якын-тирә якташлардан 17 гаилә бар. Үзара аралашабыз, очрашып торабыз.  Беренче кар ятуга  бәйрәм оештырачакбыз, әрмән ризыгы -  хаш әзерләячәкбез. Дусларым һәм иптәшләрем арасында җирле халык күп, аларның безгә  кунакка килүләренә шатмын, - ди Киракос Серопович.

Районда дуслыкны һәм бер-береңә карата  хөрмәтне ныгыту өчен ассамблея булдырдылар. Анда катнашучылар бергәләп халык күңел ачуларын оештыралар, түгәрәк өстәлләргә җыелалар, бергәләп  көн кадагындагы мәсьәләләр турында фикер алышалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса