Монда боз мәйданчыгын яңарттылар
Район үзәгендә ремонттан соң «Питрәч-Арена» боз сараен ачу тантанасы булды. Чара «Пластилин» хореография студиясенең хоккейчылар киемендә чыгыш ясавыннан башланды.
Комплекслы спорт мәктәбе директоры урынбасары Юлия Фирсова билгеләп үткәнчә, ремонт апрельдә башланган. Бу чорда хоккейчылар күрше торак пунктлардагы башка мәйданчыкларда шөгыльләнгән. Хәзер инде биредә эшләр төгәлләнгән, балалар ияләнгән шартларда шөгыльләнергә шат.
- Балалар яныма килеп: «Без шундый шат, чөнки, ниһаять, ерак китмичә, үзебездә шөгыльләнәчәкбез», – диде Юлия Викторовна.
Комплекслы спорт мәктәбе директоры Алексей Чукуров, ремонт сарайның төп җиһазларына кагылды, дип сөйләде. Шулай ук куркынычсызлык өчен өстәмә киртә пыялалары урнаштырганнар. Аның сүзләренчә, заманча технологияләр аренаны эшчәнлеген яхшыртырга тиеш.
- Бөтен мәйданчыкны сүттек, суыткыч җайланмаларны алыштырдык, яңа бортлар куйдык. Хәзер боз сарае яңа технология буенча эшләячәк. Вентиляция җайланмасын да алыштырдылар, - дип санап китте ул.
Тантаналы чарада Питрәч районы башлыгы Рәис Сөләйманов катнашты. Ул барысын да вакыйга белән котлады һәм яшь спортчыларга җиңүләр теләде. Вакыйга 2013 һәм 2015 елгы яшь хоккейчылар матчы белән тәмамланды.