Бүген Питрәч районына 92 яшь!
Питрәч районының туган көне
Туган ягыбыз 92 яшьлеген билгеләп үтә. Барлык Питрәч халкын әлеге истәлекле вакыйга белән котлыйбыз. Бу безнең уртак бәйрәм. Районыбыз елдан-ел матурлансын, чәчәк атсын. Туган ягыбыз тормыш итәр өчен иң уңайлы җиргә әйләнсен.
Хәзерге вакытта районыбызда рәсми рәвештә 54 мең кеше яши. Халык саны елдан-ел арта.
Безнең район газетасына да 1933 елда нигез салынган. Шушы вакыттан бирле, укучыларыбыз барлык яңалыклардан хәбәрдәр булсын дип, тырышып эшлибез. Киләчәктә дә безнең белән булыгыз, ә без сезне матур яңалыклар белән сөендереп торырбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа