Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бөек Ватан сугышы ветераны Рияз Мәхмүтов: «Мин бөтен дөньяда тынычлык булуын телим»

Май аеның кояшлы көне. Парктагы эскәмиядә бер бабай аяз күк йөзенә карап уйланып утыра, ә аның үсмер чагы тынычсыз вакытка туры килгән.

Рияз Мәхмүт улы армиягә 1944 елда чакырыла, ул чакта әле ул мәктәп укучысы гына була. Сугыш тәмамланырга күп калмаган була, шулай да солдат Брест шәһәренең хәрби частена кадәр барып җитә, анда хәрби автомашиналар ремонтлыйлар.

– Без Германиягә барырга планлаштырдык, ләкин көтмәгәндә безне башка хәрби частьләргә чакыру өчен өйгә кайтарып җибәрделәр. Җиңү турында игълан ителгәндә, мин Ульяновск өлкәсенең Барыш станциясендә, фронт өчен шоферлар әзерләгән 27 нче аерым автополкта идем. Махсус парад һәм бәйрәм булмады, бары тик күбрәк ирек бирделәр. Мин кайткач укуымны дәвам иттем, унынчы сыйныфка укырга кердем, – дип сөйләде Рияз Мәхмүт улы.

Алга таба ул тормышын укытучылык эшчәнлегенә багышлый, педагогия институтын тәмамлый, мәктәптә эшли. Бүген газета укып, кроссвордлар чишеп, көн саен яраткан эте Герда белән саф һавада йөри. Аларны еш кына йорттан ерак булмаган паркта очратырга мөмкин, кайвакыт алар бөтен авыл буйлап йөриләр һәм хәтта аннан читкә дә чыгалар. Шулай итеп, дүрт аяклы дусты белән ветеран биш километр юл үтә. Мәхмүтовлар гаиләсенә бу эт сигез ел элек урамнан килеп кергән.

– Ул сукбай эт булган. Безнең йорт янына ияләште, без аны ашата башладык, һәм шулай итеп ул бездә калды, – дип искә алды Рияз Мәхмүт улы, Герданың башыннан сыйпап.

Ветеран кызы һәм кияве белән яши. Хатыны күптән, 1999 елда вафат булган, ир белән хатын 47 ел бергә тигез гомер иткәннәр. Аның дүрт баласы, сигез оныгы, тугыз оныкчыгы бар. Иң олы баласы – кызына 70 яшь, иң кечкенә оныкчыгына тиздән ике яшь тула. Ә Рияз Мәхмүт улына – 95 яшь.

- Әлбәттә, соңгы яңалыкларны телевизордан күзәтеп барам. Барысын да жәллим: киткәннәргә дә, озаткан кешеләргә дә бик авыр. Минем иң зур хыялым – бөтен дөньяда тынычлык булу, - дип сүзен йомгаклады ул

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса