Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә
Бүген, 25 ноябрьдә, Татарстанда һава температурасы төшәчәк
Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйлән-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана. Явым-төшем ихтималы аз.
Иртән урыны белән, шулай ук Казанда да, томан һәм юлларда урыны белән бозлавык саклана.
Төньяк-көнчыгыштан искән җил көньяк-көнчыгыш юнәлешен алачак. Аның тизлеге секундына 4-9 метрдан артмый.
Төбәктә төнге салкыннан соң көндез һава температурасы 0..-4 градус, Татарстан башкаласында 0..-2 градус була.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда аномаль җылылыкка алмашка -12 градуска кадәр салкыннар киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia