Чүп-чарны яңача җыячаклар
Питрәчтә берничә урам чүп-чарны капчыкка җыюга күчте.
Бу - Механизаторов, Титов, Овражная, Пушкин, Космонавтов, Строителей, Набережная, Садовая, Кирюшин, Саликеев, Мархабин, Мешинская, Интернационалистов, Заречная, Лесная, Живописная урамнары. Хәзер бу урамнарда контейнер мәйданчыклары юк. Халык чүп-чарны үзендә җыя, ә аннан соң, чәршәмбе көнне, 7.00 сәгатьтә, Механизаторов урамыннан башлап, аны махсус техника чыгара. Авыл җирлеге башкарма комитеты атнага ике тапкыр чүп чыгару вариантын карый. Әгәр бу хәл булса, без сезгә бу хакта өстәмә рәвештә хәбәр итәрбез.
Питрәчлеләр бу яңалык белән зур ачыш ясамады. Районда чүп җыюның мондый ысулын инде күптәннән кулланып килгән җирлекләр күп, Питрәчтә дә берничә урам шулай эшли инде. Әмма кайбер кешеләрне бу яңалык гаҗәпләндерде. Шуңа күрә без Питрәч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Павел Сиваевтан бу яңалыкның нечкәлекләрен белергә булдык:
- Чүп-чар җыю түбәндәгечә башкарыла: техника билгеле бер көннәрдә, билгеле бер сәгатьләрдә йорт янындагы чүп-чарны алып китә. Кеше үзе чүп-чар салынган капчыкны капка төбенә чыгарып куярга тиеш.
Зур габаритлы чүп-чарга килгәндә, мехуборка хезмәткәрләре аларны да алачак. Шунысы мөһим: агач ботаклары булса, аларны кисәргә кирәк. Үлән сабаклары һәм иске такталарны алар алмый. Зур габаритлы чүпне үзегез дә полигонга илтә аласыз, анда аны бушлай кабул итәргә тиешләр. Сораулар булса, 3-01-91 яки 3-01-92 телефоны буенча авыл җирлеге башкарма комитетына шалтыратыгыз. Алга таба бу система бөтен район үзәге буенча кертеләчәк, каты көнкүреш калдыклары өчен мәйданчыклар бары тик күп фатирлы йортларда гына калачак. Бу алым районның башка авыл җирлекләрендә, республика районнарында сынап каралды һәм ул үзенең нәтиҗәлелеген раслады, - дип билгеләп үтте Павел Сиваев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа