Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эшсезләр кими

Соңгы вакытта Татарстанда теркәлгән эшсезләр дәрәҗәсе кими төште. Питрәч районында эшсезләр саны июль ахырына 57 кеше тәшкил итте (0,44 процент). Вакансияләр саны 74 иде. Киеренкелек коэффициенты 0,7 процент. Эшсез гражданнарны хатын-кызлар (74 процент), яшьләр (29 процент) һәм инвалидлар (7 процент) тәшкил итә. Мәшгульлек үзәге директоры Айсылу Рафикова әйтүенчә, шушы арада...

Соңгы вакытта Татарстанда теркәлгән эшсезләр дәрәҗәсе кими төште. Питрәч районында эшсезләр саны июль ахырына 57 кеше тәшкил итте (0,44 процент).
Вакансияләр саны 74 иде. Киеренкелек коэффициенты 0,7 процент.
Эшсез гражданнарны хатын-кызлар (74 процент), яшьләр (29 процент) һәм инвалидлар (7 процент) тәшкил итә.
Мәшгульлек үзәге директоры Айсылу Рафикова әйтүенчә, шушы арада эшсез 45 гражданга соцадаптация хезмәте күрсәтелгән. 2 кеше һөнәри белем алырга җибәрелгән. 2 эшсез гражданга үзшөгыль буенча хезмәт күрсәтелгән. Шуларның берсе шиномонтаж хезмәте күрсәтү буенча үз эшен ачса, икенчесе мини-пекарня ачарга планлаштыра. Ике инвалид та эшкә урнаштырылган. Моннан тыш, 19 кеше җәмәгать эшләренә җәлеп ителгән, шуларның икесе - вакытлыча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса