Питрәчлеләр, без өйрәткәнчә эшләп карагыз әле!
Өйдәге үсемлекләрдә корткычлар күрсәгез, башта гөл ботакларына сабынлы су сиптерегез. Бөтен яфракларын сабынлы су белән сөртегез.
Бер-ике сәгатьтән соң сабынлы суны юып төшерегез һәм гөлләргә яхшылап су сибегез.
Гөлне җылы урынга күчереп куегыз һәм өстенә пакет кидерегез. Пакетны астан ныгытып бәйләп куегыз. Аны бер тәүлек капланган килеш тотыгыз, аннары пакетын сүтеп алып, гөлне үз урынына күчереп куегыз. Пакет кидерер алдыннан, гөлгә 45 градус җылылыктагы су белән кайнар душ ясарга да була. Парник эчендә дымлылык зур һәм температура югары булсын өчен, гөлгә суны күп итеп сибәргә кирәк, җылылык батареясы янына кую хәерле.
Дымлылык һәм җылы булганга күрә, корткычлар бик тиз үлеп бетә.
Чыганак