Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Гомер буе туплаган мал-мөлкәт бер сәгать эчендә көлгә әйләнгән

Карак керсә, бер әйбереңне алып китәр, ут керсә, бер нәрсәңне дә калдырмас, ди халык.

Дөрестән дә, янгын коточкыч зур бәла. Гомерең буе тырышып хезмәт куеп җыйган мал-мөлкәтең юкка чыксын әле! Шәле авылында яшәүче Хәйруллиннар гаиләсенең дә бер сәгать эчендә бар нәрсәләре янып көлгә әйләнгән. Алар редакциягә ярдәм сорап түгел, ә инде авыр вакытта ярдәм кулы сузучыларга рәхмәтләрен җиткерергә теләп килеп керде.

 

Шәледә яшәүче Фәния һәм Фәйзерахман Хәйруллиннар гаиләсендә әлеге коточкыч бәла төнлә килеп чыга. Иртәнге сәгать өчләр тирәсендә хуҗабикә сәер тавышка уянып китә.
- 20 гыйнварга каршы төндә без өйдә өчәү идек – мин, кече улым Айдар һәм 80 яшьтән узган әнием Наҗия, - дип сөйләде безгә Фәния Фәйзерахмановна. Ирем эштә иде. Көчле тавыштан уянып киттем, әйтерсең лә нәрсәдер шартлады, ишекне ачсам, бар җирне ут камап алган, ишегалдында төтен һәм көек исе иде. Котым алынды, тизрәк өйдәгеләрне уятырга йөгердем. Ничек тә үзебезне коткарып калырга кирәк иде, документларны, пәлтәне, аяк киемнәрен алдым... һәм без тәрәзә аша урамга сикереп өлгердек. Берничә минуттан соң инде ут ялкыны өебезгә күчте. Бер төн эчендә без бернәрсәсез калдык - йорт, сарайлар, мунча, гараж, хайваннар янып бетте.
Гаиләбез өчен авыр булган бу көннәрдә безгә авылдашларыбыз, туганнарыбыз, күршеләр бик нык ярдәм итте. Шәле авыл җирлеге башлыгы Илшат Әхмәтҗановка зур рәхмәт әйтәсебез килә. Күршебез Рәйсә Илмәмәтовага рәхмәт – ул безне үзенә сыендырды. Шулай ук район үзәге һәм Шәле хастаханәләрендә элек бергә эшләгән хезмәттәшләремә рәхмәт белдерәбез. Безне авыр вакытларыбызда ялгызыбызны гына калдырмаганнары өчен аларга зур рәхмәт. Бигрәк тә “Росгосстрах” иминият компаниясе ААҖ филиалына, аның җитәкчесе Геннадий Любовка, безнең агент Минзәлия Мөхәммәдьяровага, иминият полисларын яңартырга ярдәм иткән һәм нибары алты көн эчендә иминият суммасын тулысынча кайтарган белгечләргә рәхмәт белдерәсем килә.
Безне үз вакытында башка иминият агентлыгына күчәргә үгетләделәр, үзебезнең иминият компаниясенә тугры калуыбыз яхшы булды. Ул чакта без Росгосстрах – гасырга якын тарихы булган ышанычлы компания, дип уйладык. Ул безгә ярдәм итте һәм тиз арада зыянны каплады. Алла боерса, тиздән яңа йорт төзүгә керешәчәкбез.
- Безнең бурыч – бәлага юлыккан кешеләргә ярдәм итү, - диде Питрәч иминият бүлеге башлыгы Геннадий Любов, - без клиентларыбызның проблемаларын тиешле иминият суммасын биреп, тиз арада хәл итәргә тырышабыз.
Шәле авылыннан Хәйруллиннар гаиләсенең бәласе турында белгәч, без Казаннан эксперт белән янгын урынына бардык, анда барысын да бәяләдек. Хәзер инде алар кулларына акча алдылар. Без һәр клиентыбыз белән шулай эшлибез.
Реклама хокукында

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса