Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Иң мөһиме – балалар белән дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру

Интернет чорына кадәр ата-аналарга балаларын контрольдә тоту җиңелрәк иде.

Чөнки һәркем виртуаль дөньяда түгел, ә барысын да ишетеп һәм күреп була торган реаль дөньяда яши иде. Хәзер исә, балалар йорт янындагы ишегалдында түгел, ә социаль челтәрләрдә аралашалар. Ә бүгенге көндә телефон - шәхси тирәлек, бу тирәлеккә керү әдәпсезлек булып санала. Бик көчле теләк булганда да, баланың нинди сайтларга кергәнен, нәрсә белән кызыксынганын һәм кем белән аралашканын белү җиңелләрдән түгел, чөнки һәр җирдә телефон иясе бары тик үзе генә белә торган парольләр тора.

Интернетта барлык сорауларга да җавап табып була, яңа танышлар һәм яңа шөгыльләр табырга мөмкин. Ләкин кайвакытта хәтта олыларга да яманны яхшыдан аеру авыр, ә балаларга бигрәк тә. Без Питрәчнең ата-аналары арасында сораштыру үткәрдек һәм аларның балалар белән Интернет арасында саклагыч киртә булып тору-тормаулары турында белештек.
Без ата-аналардан аларның балалары нинди сайтларда теркәлгәнен һәм нинди сайтларны каравын контрольдә тотулары турында сораштык. Сораштырылучыларның күпчелеге: “Бөтен нәрсәне дә һәрвакыт контрольдә тотабыз”, дип җавап бирде. Алар фикеренчә, Интернетта яхшы мәгълүмат белән беррәттән, зыянлысы да бик күп.
Сораштырылучыларның 19% каршы фикердә. Алар тулысынча балаларына ышаналар һәм аның нәрсәнең начар, нәрсәнең яхшы булуында үзе дә төшенә алуына инаналар. Башка 24% та шулай дип уйлый. Баланың, һәрбер олы кешенеке кебек үк, үз шәхси тирәлеге булырга тиеш дип саный алар. 90% респондентларның балалары бар. Шулай да, психологлар баланың яшерен генә шәхси хат алышуын укырга һәм аның нинди сайтларда утырганын күзәтеп барырга тәкъдим итмиләр. Мондый гамәл баланың тагын да читләшүенә китерергә мөмкин. Иң яхшысы – гаиләнең кечкенә әгъзасы белән ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштыру. Бу очракта ул үзенең борчулары, хисләре белән җиңел генә олылар белән бүлешә ала. Яшерен карап бару кирәклеге үзеннән-үзе юкка чыгачак, чөнки бала кем белән аралашуын, ни белән шөгыльләнүен үзе сөйләячәк.
Социаль челтәрләргә килгәндә, баланың шәхси битенә язылып, кайвакыт аны карап барырга кирәк. Әгәр баланың шикле төркемнәрдә торуын күрәсез икән, аның белән бу турыда сөйләшегез һәм тыныч кына барысын да аңлатыгыз. Иң мөһиме – таләп итәргә түгел, ә киңәш итәргә кирәк, чөнки теләсә нинди артык тикшереп торуны балалар, аеруча яшүсмерләр, уңай кабул итми.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса