Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Ир белән хатын дип игълан итәм”!..

Питрәчтә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен тантаналы рәвештә каршы алдылар.


Бу көнне Питрәч район мәдәният йортында 3 пар балдаклар белән алышты. Болар Сергей Ермолаев һәм Татьяна Ямщикова, Павел Ларионов һәм Лилия Климова, Андрей Чуманов һәм Надежда Павловалар. Алар барысы да үзләренең никахларын гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә теркәргә теләк белдергән. Нәкъ менә бу көнне рус изгеләре князь Петр һәм крестьян кызы Феврония бөтен каршылыкларга карамастан, үзләренең язмышларын бергә бәйли.
Бәйрәмнең алып баручысы Питрәч ЗАГСы директоры Эльмира Нәбиуллина юкка гына Петр белән Февронияне искә алмады. Чөнки нәкъ менә алар бөтен чорларда да мәхәббәт, тугрылык һәм ышаныч билгесе булып торалар.
Эльмира Нәбиуллина яшьләргә бәхет, мәхәббәт теләп гаиләләренең төп документын - язылышу таныклыгын тапшырды.
Яшьләрне әлеге истәлекле һәм матур көннәре белән Питрәч районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Земфира Мөхәммәтгәрәева котлады. Ул яшьләргә иңне-иңгә куеп матур тормыш юлы үтүләрен теләде.
Район Пенсия фонды идарәсе башлыгы Искәндәр Әхмәтҗанов яшьләрне бәйрәм белән тәбрик итеп, матур тормыш, күп балалар алып кайтуларын теләде. Искәндәр Әхтәмович бу көнне тагын бер күңелле миссияне башкарды. Ул әлеге тантанага чакырылган Эльвира Зыятдинова, Елена Семенова, Гөлия Гыйләҗиева, Энҗе Хәсәнова, Екатерина Овчаркина һәм Анастасия Суриковаларга ана капиталы сертификатын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питреч, гаиле, бейрем