Татар Казысы
Саулык кирәк яшәргә
Рәхмәтлемен газиз Ходаема,
Булган өчен минем саулыгым.
Кызыкмыймын дөнья байлыгына,
Саулык минем иң зур байлыгым.
Сау-сәламәт булсаң бар да була,
Саулык кирәк гөрләп яшәргә.
Саулык булса яшәве күңелле
Дус, туганнар белән янәшә.
Саулык булу үзе бик зур бәхет,
Яшәүләре хәтта күңелле.
Саулык булгач, димәк бар да була
Яшәү дәрте күтәрә күңелне.
Бер сүз җитә
Бер сүз җитә күңел сындырырга
Бер сүз җитә күңел күрергә.
Авыр сүзләр әгәр ишетсәң,
Шул сүз җитә сиңа гомергә.
Матур сүзләр әйтик бер-беребезгә,
Җәлләмик һич дуска, туганга.
Хөрмәт итик, дус, тату яшикче
Шушы өч көнлек матур дөньяда.
Авыр сүзләр әйтеп рәнҗетмикче
Дус, туганны, күрше-күләнне.
Ярдәм итик, ярдәмләшеп яшик,
Авырыксынмый, кулдан килгәнне.
Юк сүз белән күңелен рәнҗетмикче
Кеше күңеле диләр пыяла.
Саксыз әгәр аңа орынсаң да
Жиргә төшеп бик тиз уала.