Кабул итү 23 сентябрьгә кадәр булачак
Питрәч благочиниесендә дини семинария өчен, шулай ук аз керемле һәм күп балалы гаиләләр өчен яшелчәләр җыю эшләре алып барыла.
Бәрәңге, кишер, чөгендер, кәбестә, суган, сарымсак, ташкабак, кабак, баклажан, борыч, помидор, алма һәм бал алып килергә мөмкин.
Никольский чиркәвендә яшелчәләрне җыю 23 сентябрьгә кадәр алып барыла. Яшелчәләрне тапшыру өчен чиркәү хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.