Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

РАЙОНДА Бөек Ватан сугышында җиңүнең 72 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек башланды.

Район башкарма комитеты карары тарафыннан районда бәйрәм чаралары үткәрү буенча комиссия составы, шулай ук әһәмиятле вакыйганы бәйрәм итү планы расланды.

РАЙОН МӘГАРИФ БҮЛЕГЕ һәм ТР алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы 8-10 нчы сыйныф укучылары арасында "Кулланучы белемнәре - уңышка юл" конкурсы үткәрде.

Катнашучыларга сынаулар сыйфатында кулланучыларга кагылышлы законнарны белү буенча 20 сораудан торган тест һәм белемнәрне беркетүгә ситуацион биремнәр тәкъдим иттеләр. Конкурста 8 Питрәч укучысы, йомгаклау этабына аларның өчесе үтте. Сынау нәтиҗәләре буенча, җиңүче булып Питрәч беренче мәктәбенең 10Б сыйныф укучысы Энҗе Муллахмәтова саналды.

ШӘЛЕ МӘКТӘБЕНЕҢ 11 нче сыйныф укучысы Инсаф Кәримов (химия укытучысы Наилә Җәләлиева) химия буенча республика олимпиадасы призеры булды.

ПИТРӘЧ СӘНГАТЬ МӘКТӘБЕНЕҢ беренче класс укучысы Ильяс Сираҗиев "Энҗеләр" Бөтенроссия яшь талантлар конкурсында мактаулы өченче урын алды. Ул фортепиано классы буенча яхшы белем ала. Конкурска аны укытучы Наталья Халикова әзерләде.

"ШАТЛЫК" приютында тәрбияләнүчеләр каникул көннәрендә Казан циркына барып кайттылар. Балаларга мондый мөмкинлекне приют хәйриячеләре Равилә һәм Фәнис Мусиннар бирде. Балалар әкият иленә, цирк иллюзияләренең тылсымлы дөньясына сәяхәт кылды. Шулай ук Мусиннар гаиләсе балалар өчен кафеда искиткеч төшке аш та оештырды.

ПИТРӘЧ ДЕЛЕГАЦИЯСЕ РФ Профсоюз учреждениеләр һәм җәмәгать хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең зона уку семинарында катнашты. Чара Балык Бистәсендә узды. Анда республиканың 9 район вәкилләре катнашты. Безнең районнан Республика профсоюз комитеты ышанычлысы Валентина Урысова район профсоюз оешмаларындагы эш практикасы турында чыгыш ясады.

ПИТРӘЧТӘ үзәк балалар китапханәсендә балалар китабы атналыгы узды. Монда атна буе балалар өчен кызыклы һәм танып белү чаралары үткәрелде. Аны йомгаклау көнендә "2016-2017 елларда балалар китапханәсенең иң яхшы укучысы" исеменә нәтиҗәләр китерделәр. Бу юлы бу исемгә Анна Демидова (Питрәч беренче мәктәбенең 5А сыйныфы укучысы) һәм Эльвира Гыйсмәтова (Питрәч икенче мәктәбенең 3А сыйныфы укучысы) лаек булды.

Шулай ук бу көнне математика, рус теле, табигать белеме, техника, әдәбият өлкәләрендә балалар арасында "Иң көчлеләр көрәше" дип аталган интеллектуаль турнир узды. Турнир нәтиҗәләре буенча, иң укымышлы укучылар арасында беренче мәктәпнең 4А сыйныфы укучысы Адель Нуриев булды. Ул шулай ук "2016-2017 елларда балалар китапханәсенең иң яхшы укучысы" исеменә лаек булды. Җиңүчеләр грамоталар һәм призлар белән бүләкләнде.

ИДАРӘЧЕ КОМПАНИЯГА питрәчлеләрнең машиналарына кар төшкән өчен штраф салынган. Казан урамының 1 нче йорты һәм Комсомол урамының 3 нче йорты янындагы ике машина өстенә кар төшкән. Машина хуҗалары бу турыда район полиция бүлегенә хәбәр иткәннәр. Бу ике факт буенча район прокуратурасы тикшерү үткәргән, һәм нәтиҗәдә, кагыйдә бозулар ачыкланган. "Актачы-К" УК" ҖЧҖ идарәсенә (ике йорт та аның карамагында) карата административ кагыйдә бозу турында эш кузгатылган. Прокуратура ике беркетмәне дә район башкарма комитетында узган Админкомиссия утырышында карады, һәм нәтиҗәдә, гаеплегә һәр беркетмә өчен 15әр мең сум штраф салды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса