Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

РОССИЯ БАНКЫНЫҢ 200 һәм 2000 сум номинал буенча яңа банкнотлар символын сайлап алуның беренче этабы төгәлләнде.

Питрәчлеләр дә тавыш биргән Казан (Идел буе) федераль университеты, "Кол Шәриф мәчете" һәм Казан Кремле 5 мең тавыш чиген узуга иреште һәм икенче этапка үтте.

Сайлап алуның икенче этабын "Җәмәгать фикере" фонды бөтенроссия халыкны сораштыру" форматында уздырачак. 2016 елның 5 сентябрендә өченче этап башланачак, аның барышында ике фаворитны сайлап булачак. Моны онлайн, шулай ук оффлайн рәвештә дә эшләп булачак, бары тик махсус анкеталарны гына тутырырга кирәк булачак. Сайлап алу 2016 елның 7 октябрендә тәмамланачак. Бу көнне конкурсның җиңүчеләре игълан ителәчәк.

РАЙОН ДӘҮЛӘТ ТЕХКҮЗӘТЧЕЛЕК БҮЛЕГЕ урып-җыю эшләре сыйфатын тикшерү максатыннан 26 июльдән 16 августка кадәр "Комбайн" профилактик операциясе үткәрә. Бу урып-җыю техникасыннан куркынычсыз файдалану, аның сакланышын тәэмин итү һәм профилактика максатыннан да үткәрелә. Тикшерү барышында дәүләт техкүзәтчелек бүлеге күрше район инспекторлары һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техкүзәтчелек идарәсе вәкилләре белән берлектә уракта катнашучы урып-җыю комбайннарының техник торышын һәм аларның кеше тормышы һәм сәламәтлеге куркынычсызлыгы, милек сакланышы, әйләнә-тирә мохитне саклау, янгын куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирү-бирмәвен тикшерә. Аеруча теркәү документларына, эшкә керешү өчен рөхсәт, техника белән идарә итү таныклыклары, янгын сүндерү һәм шәхси саклану чаралары, техника куркынычсызлыгы үтәлешенә игътибар биреләчәк.

ҖӘЙГЕ КАНИКУЛЛАРНЫҢ ИҢ КЫЗУ ЧАГЫ. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге мәгълүматлары буенча, "Акчарлак" балалар сәламәтләндерү лагерендә җәйгә 540 бала ялы планлаштырылган, алардан стационар лагерьдә - 390 һәм палаткалы профильле лагерьдә 150 кеше. Бүгенге көнгә лагерьдә 330 бала ял иткән.

Шулай ук тормышта авыр хәлдә калган балалар өчен дә ял оештырылган. Бу вакытка, Яшел Үзән районы "Горьковец" балалар сәламәтләндерү лагерендә 14 бала, Мамадыш районы "Надежда" балалар лагерендә 8 бала һәм Әлмәт шәһәре "Голубое озеро" профилактик санаториендә 4 бала ял иткән. Августта безнең район балаларын Алабуга шәһәре "Радуга" санаториендә, Апас районы "Свияга" профилактик санаториендә һәм Туапс "Олимпийские надежды" стационар лагерендә көтәләр. Барлык теләүчеләрнең дә Краснодар төбәгендә Кара диңгез янындагы лагерьләрдә ял итү мөмкинлекләре бар.

ПИТРӘЧНЕҢ ТУГАН ЯКНЫ ӨЙРӘНҮ МУЗЕЕНДА Русьны чумылдыру көненә багышланган күргәзмә ачылды. Анда төрле тәреләр, борынгы һәм заманча качлар, төрле чиркәү җиһазлары, шулай ук православие бәйрәмнәренә әзерләнгән вакытта кулланыла торган төрле чиркәү кирәк-яраклары тәкъдим ителә. Күргәзмә август ахырына кадәр эшлиячәк.

БЕЗНЕҢ РАЙОНДА янгын чыгу куркынычы дүртенче дәрәҗәдә. Соңгы атналарда республикабыздагы коры һәм эссе һава торышы янгын чыгу куркынычын көчәйтә генә. Шул сәбәпле, ачык һавада ут кабызудан, учак ягудан тыелырга һәм тәмәке тарткан вакытта аеруча сак һәм уяу булырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса