Алга

Питрәч районы

Рус Тат
Җәмгыять

КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

РАЙОН БАШКАРМА КОМИТЕТЫ КАРШЫНДАГЫ административ комиссиясе узган утырышта административ тәртип бозулар турында алты беркетмә карады.

Беркетмәләр "Авыл һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләре"н бозучыларга карата төзелде. Шәле, Янсуар, Питрәч авыл җирлекләрендә яшәүче биш кешегә төзелеш материалларын, металл калдыкларын, төзелеш калдыкларын һәм печәнне йорт биләмәсеннән читтә өеп куйган өчен 2000әр сум күләмендә штраф билгеләнде. Моннан тыш, Керәшен Сәрдәсе авыл җирлегендә яшәүче бер кешегә шундый ук штраф салынды, ул терлекләрен торак пункт территориясенә караучысыз чыгарып җибәргән.

"ТАТМЕДИА" АҖ 2016 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга яздыру кампаниясен стимуллаштыру максатыннан почтальоннар һәм "Россия почтасы" элемтә бүлекчәләре арасында конкурс үткәрә. Конкурска августта нәтиҗә ясалачак. Җиңүчеләрне "Татмедиа" АҖ газета һәм журналларына яздыру нәтиҗәләре буенча билгеләячәкләр. Беренче урын алган почтальон һәм элемтә бүлекчәсе акчалата премия белән бүләкләнәчәк. Безнең районда әлегә бүлекчәләр арасында Питрәч (1951 данә), Колай (487), Кощак (376), ә почтальоннар арасында Александра Колбасова (Кощак), шулай ук Ольга Стрелкова һәм Надежда Сверчкова (икесе дә Питрәч бүлекчәсеннән) алда бара.

ПИТРӘЧЛЕЛӘР "Россия почтасы" үткәргән Бөтенроссия "Мәрхәмәтлелек агачы" акциясендә катнашты. Алар социаль приют, сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар мәктәбе һәм башка социаль учреждениеләр өчен кызыклы басмаларга язылды. Акция кысаларында "Ак барс" кошчылык комплексы" ҖЧҖ җитәкчелеге алар өчен 5000 сумга газета-журналлар яздырып, бүләк ясады. Моннан тыш, акциягә Колайдан Фәезова ИП (1000 сум), "Форсат-Н" ҖЧҖ (1000 сум), Е.П.Захарова (500 сум) кушылды. Шәле почта элемтәсе бүлекчәсендә дә "Мәрхәмәтлелек агачы" акциясендә катнашучылар 70 данә төрле басмаларга яздырды.

РАЙОНДА 6 ИЮНЬНӘН 30 ИЮНЬГӘ КАДӘР "Трактор-тагылма" операциясе үтә. Әлеге профилактик операцияне ТР дәүләт техкүзәтчелек идарәсенең район бүлеге ЮХИДИ һәм Татарстан дәүләт техкүзәтчелек идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә үткәрә. Операция максаты - үзйөрешле техниканың, физик һәм шәхси затларның тагылмаларының техник торышын, куллануга рөхсәт кәгазьләрен, теркәү документларын, дәүләт теркәү тамгаларын, шоферның тиешле тракторист-машинист таныклыгы булу-булмавын тикшерү. Әлеге барлык таләпләрне бозган очракта штраф рәвешендә административ җаваплылык, тупас бозган өчен - техниканы штрафстоянкага куйдырачаклар.

РАЙОННЫҢ ФУТБОЛ КОМАНДАСЫ (2003-2004 елда туганнар, тренер Александр Каляшин) 10 команда арасында өченче урын алды. Алар Байлар Сабасында үткән зона турнирында катнашты. Питрәчлеләр үз подгруппаларында ике тапкыр ничьяга уйнады - Кукмара командасы белән исәп - 3:3, Теләче командасы белән - 1:1. Өченче урын өчен уенда безнекеләр лаешлыларны 5:0 исәбенә җиңде. Турнир җиңүчеләре әтнәлеләр, алар кукмаралыларны 1:0 исәбе белән җиңде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса