Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Лаеклы ялга чыккач, яңа тормыш башлана да инде

Олыгайган саен кешене зирәклелеге, тормыш тәҗрибәсе арта гына бара, аларның яңа эшләргә тотынырга, үрләр яуларга мөмкинлекләре ачыла, һәм моның өчен аларның буш вакытлары да бар.

Мөгаен, шуңадыр да, бездә пенсионерлар, ветераннар халыкның иң актив категориясенннән саналадыр. Алар гадәти көннәрдә дә, бәйрәмнәрдә дә, авылның иҗтимагый тормышын да да актив катнаша, Сүз уңаеннан, чал чәчле өлкәннәребез өчен ике бәйрәм каралган. Беренче октябрьдән, Халыкара өлкәннәр көненнән районда әлеге актив кешеләребезгә багышланган ункөнлек башлана.

АЛАР ҺӘРВАКЫТ АКТИВ

Район җитәкчелеге, депутатлар янына кабул итүгә яки җыеннарга иң беренче булып кем килә, районда төп бәйрәмнәрне җыр-биюләре белән кем ямьләндерә, урак өстендә игенчеләргә кем кем киңәшләрен бирә? Әлбәттә, болар Питрәчнең ветераннары. Алар һәрвакыт янәшәбездә, төпле киңәшләре белән һәрьяклап ярдәм итәргә әзер тора. Районда үтә торган күп кенә чараларны алардан башка күз алдына китереп булмый. Шуңа да районда аларны югары бәялиләр, аларны гадәти көннәрдә дә, бәйрәмнәрдә дә онытмыйлар.

- Бездә күп кенә чаралар һәм программалар олы яшьтәгеләрне, пенсионерларны, ветераннарны кайгыртуга, аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән, - ди район халыкны социаль яклау идарәсе башлыгы Рәшидә Сәхәбиева. - Ункөнлектә бик күп чаралар планлаштырылган. Шулай ук барлык җитәкчеләрне үз ветераннарына игътибар күрсәтергә чакырабыз. Волонтерлар, оешма һәм предприятие коллективлары да читтә калмаячак. Бу көннәрдә беркем дә игътибарсыз калырга тиеш түгел.

Дөрестән дә, бездә олыларга хөрмәт күрсәтүнең матур традицияләре сакланып килә. Шуларның берсе, ветераннарга рәхмәт һәм ихтирам белдерү - озын гомерле кешеләребез - туксан, туксан биш яки йөз яшьлекләрен билгеләп үтүчеләрне юбилейлары белән котлау. Быел район җитәкчелеге һәм халыкны социаль яклау идарәсе вәкилләре шундый 33 юбиляр янына барды. Бу очрашулар аларның һәркайсына куаныч кына китерде. Алар үзләрен онытмауларына, хөрмәт итүләренә инанды гына.

УЛ КҮПЛӘРГӘ ҮРНӘК

Туксан яшьтә дә, хәтта тормыш шатлыклардан гына тормаса да, изге күңелле, ярдәмчел булып, тормышка карата мәхәббәт саклап калып була. Моңа дәлил - Пановкада яшәүче Екатерина Малова. Үзенең туксан яшьлек юбилеенда: "Болай булган икән, димәк, Алла шулай язган. Ә без барысына да түздек". Үзен исә, питрәчле бәхетле кеше дип саный, чөнки ул 13 онык һәм 14 оныкчык бүләк иткән җиде бала үстергән.

- Әйе, авыр булды. Хәзер кешеләргә яшәү күпкә җиңелрәк - һәр җирдә техника. Ә без бик яшьли колхозда, кырда эшләдек. Балалар кулларыннан нәрсә килә, шуны эшләделәр - төнгә кадәр бәрәңге, башак җыйдылар. Мин дә туган авылым Шармаши колхозында бик иртә эшли башладым. Сугыш башлану турында хәбәр килгәннән соң икенче көнне үк әти фронтка китте, ә авылдагы барлык авыр хезмәт тулысынча безнең өстә калды. Сугыштан соңгы еллар да җиңелләрдән булмады. Әмма вакыт барды, ил җимерелүдән соң акрын гына күтәрелде. 1952 елда мин Пановкага күчтем һәм колониядә эшли башладым.

Монда, Пановкада, Екатерина Александровнаны инде күптәннән үзләренеке, җирле кеше итеп саныйлар. Чөнки ул озак еллар буе Пановка колониясендә хезмәт итә, башта телефонистка, ә аннары склад мөдире булып эшли. Ул һәрвакытта да авыл тормышында актив катнаша, ә аның моңлы җырларын һәм пешергән пирогларын пановкалыларның күбесе хәзер дә исенә төшерә. Сүз уңаеннан, хәзер Екатерина Александровна монда кече кызы Светлана белән яши.

- Әни һәрвакытта да олы йөрәкле, изге күңелле, кайгыртучан, мәрхәмәтле кеше булды, кешеләргә ярдәмгә килде, - ди Екатерина Малованың олы кызы Любовь, - ул хәзер дә шундый.

Юбилярны юбилее белән котларга традиция буенча район җитәкчелеге вәкилләре - район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Фәсхетдинов, район халыкны социаль яклау идарәсе вәкиле, Пановка авыл җирлеге башлыгы Олег Козырев килде.

Районда 6890 пенсионер, Бөек Ватан сугышының 21 ветераны, 110 фронтовикларның тол хатыннары, 456 тыл хезмәтчәннәре яши. Быел 45 пар бергә гомер итүләренең юбилей даталарын билгеләп үтә. Алар арасында 14 пар - 50 ел, 23 пар - 55 ел, 7 пар - 60 ел бергә гомер итүчеләр бар. Ә менә Екатериновка авыл җирлегенең Нептун авылында яшәүче Рәшидә һәм Газизулла Насыйбуллиннар бергә гомер итүләренең 65 еллыгын билгеләп үтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса