Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Махсус операциядә катнашучы үлгән очракта, түләүне аның балигъ булган балалары алачак

Россия Президенты Владимир Путин шул хактагы указны имзалады.

Махсус хәрби операциядә катнашучы әтисе үлгән очракта, түләүләрне аның балигъ булган балалары алачак.

Балигъ булган балаларга түләүләр гаиләнең әлеге пособие тиешле башка әгъзалары булмаган очракта биреләчәк.

«Бер тапкыр түләнә торган акча югарыда аталган хәрби хезмәткәрләрнең балигъ булган балаларына яки балигъ булган балалары булмаган очракта бертуган һәм бертуган булмаган ир һәм кыз туганнарына тигез итеп бирелә», - диелә указ текстында.

Элегрәк документта бары тик ир һәм кыз туганнар гына күрсәтелгән иде.

Үзгәрешләр хәрби хезмәткәрләргә, полиция, мәҗбүри үтәтү органнары, Росгвардия хезмәткәрләренә, Федераль сак хезмәте хәрби хезмәткәрләренә, яңа төбәкләр территориясендә эшләүче волонтерларга, анда командировкага җибәрелгән затларга, дәүләт предприятиеләрендә эшләүчеләргә (һ.б.) кагыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса