Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның әтисе уллары белән горурлана

Питрәчлеләр Юрий Иванович һәм Мария Ивановна М. ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Олы уллары Валерий һәлак булган, ә кечесе Алексей махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә.

Безнең якташларыбызның күбесе махсус хәрби операция зонасында, алар арасында мобилизацияләнүчеләр дә, контрактчылар да бар.

– Йөрәк урынында түгел, күңел әрни. Берсе шунда һәлак булды, икенчесе хезмәт итә, – дип башлады сүзен солдатларның әтисе Юрий М.

Ул үзе дә элекке хәрби хезмәткәр. 27 ел авиациядә хезмәт иткән, гаиләсе дә аның белән бергә шул кадәр үк “хезмәт итә”, бу хатыны, ике улы һәм кызы.

Мария Ивановна озак еллар дәвамында гарнизонда яшәгәннәрен, улларының кечкенәдән яраткан уенчыгы автомат булганлыгын һәм балачактан ук хәрби формада йөрергә яратканнарын искә төшерә. Темадан бераз читкә китеп шуны әйтергә кирәк: хәтта аларның кызлары Лариса да хәрби хезмәткәр, бүген ул музыка укыта, әмма элек радист булган. Шуңа күрә, аларның олы уллары Валерийның карары әти-әниләрен гаҗәпләндермәгәндер. Күршесенең хәрби комиссариаттан чакыру кәгазе алганын белгәч, ул да махсус хәрби операция зонасына мобилизацияләнергә карар итә. Анда үз теләге белән китә. Һәм кире кайтмый. Ул Донбассның Первомайское торак пункты янында һәлак була. Каты яралана һәм иптәшләре носилкада госпитальгә күтәреп барганда вафат була.

Икенче уллары Алексей да үз теләге белән махсус хәрби операциягә китә. Ул контракт белән хезмәт итә. Өйдә, әти-әнисеннән тыш, аны хатыны Екатерина һәм кызы Рита көтә.

Әтисе кече улының бүген оборонаның икенче сызыгында булуы турында сөйләде. Ул полигонда хәрби операция зонасында катнашучыларны автомат һәм пулеметтан атарга өйрәтә. Кайвакыт якыннары аның белән телефон аша сөйләшә. Алар аның исән-сау әйләнеп кайтуын зарыгып көтәләр. Һәм аның белән горурланалар, әмма, күңелләре тыныч түгел инде.

– Улларымның эшгамәлләрен хуплавым һәркемгә аңлашыладыр дип уйлыйм, Ватанны сакларга кирәк! – дип сүзен йомгаклады гаилә башлыгы Юрий Иванович.


БЕЛЕШМӘ ӨЧЕН

Татарстан Республикасының “Үзебезнекеләр турында кайгырту” (zabotasvo. tatar) сайтында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары турында белергә мөмкин. Аннан файдаланучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә, шулай ук “Хәрби хәрәкәтләр ветераны” статусы билгеләнүе, бушлай юридик ярдәм, хәрби хезмәткә контракт төзегән катнашучыларга бер тапкыр түләнә торган түләүләр һәм башка бик күп мәгълүматлар турында тулырак белә алачак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса