Хәзер баланың да, ананың да хәле яхшы.
Мәскәү метросында эскалаторда барганда 29 яшьлек йөкле хатын бал таба башлаган. Аны беренче булып газета сатучы күрә. Ул полиция чакыра.
«Мин аның суы киткәнен күрдем. Баланың башы күренә иде инде. Ул ике минут эчендә туды. Газета сатучы хатын миңа ярдәм итте. Ул газеталар бирде, безнең башка бер әйбер дә юк иде. Мин баланы газетага төреп тордым, аннары полиция бүлмәсенә чабып киттем. Анда аптечка, җәймә һәм фольга бар иде. Туңмасын өчен, баланы шуларга төрдек», — ди өлкән сержант. Ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче сабыйны полиция хезмәткәре 40 минут кулында тотып тора, алар сабыйның кендеген кисәргә батырчылык итми.
Хәзер бала белән ана хастаханәдә, икесенең дә хәле әйбәт.
Фото: pixabay.com
Чыганак