Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Михаил Ларионов яраткан эшенә 48 ел гомерен багышлаган

Безнең районның авыл хуҗалыгы тармагы ветераны, ТР агропромышленность комплексы ветераннары советы әгъзасы Михаил Ларионовка 80 яшь тулды.

Юбиляр Кәвәл авылында туган. Хезмәт эшчәнлеген ул 1967 елда «Совет» колхозында баш агроном буларак башлаган. 1970 елда «галим агроном» белгечлеге буенча Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Михаил Федорович 48 ел гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган  һәм бу юнәлешне сайлавына бер генә тапкыр да  үкенгәне булмаган аның. Хезмәттәшләре аның киң кырлы, тирән белемле булуын, туган җиренә, үз эшенә тугрылыгын  аерым билгеләп үтәләр. Авыл хуҗалыгы җитештерүе эшен алып баруда бөтен җаваплылык агроном җилкәсенә йөкләнә. Ул механизаторлар, шулай ук башка эшчеләр хезмәте белән идарә итә. Үзенең тырыш, нәтиҗәле хезмәте белән район белгечләренең һәм хезмәткәрләренең хөрмәтен яулаган.

Ветеран фикеренчә, сайлаган һөнәрен яратуы аңа эшендә югары күрсәткечләргә ирешергә мөмкинлек биргән. «Мин тормышымны башкача күз алдына да китермәдем. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумына укырга кердем һәм тормышымны нәкъ менә авыл хуҗалыгы белән бәйләргә теләвемне төгәл белә идем инде. Үз эшен бөтен күңелен биреп башкарган кешене уңыш көтә», - ди ул.

Лаеклы ялга чыккач та, ветеран авыл хуҗалыгы тормышы белән кызыксынудан туктамый. Әмма күп вакытын ул тугыз оныгына багышлый. Киләчәктә юбиляр оныкчыклар да көтә.

Михаил Федоровичны әлеге истәлекле дата белән котларга Питрәч районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнар Хафизов килгән иде. Ул Питрәч җирендә авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне, намуслы хезмәте өчен юбилярга рәхмәт белдерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса