Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Наилә Таҗиева: «Студент тормышы катлаулы чорга туры килде»

“Форпост” үзәге директоры, вакыйгалы фестивальләр оештыручы студент булган вакыттагы хатирәләре белән уртаклашты

Наилә Таҗиева: 

– Мин балачакта табиб булырга хыялландым, мөгаен бу нәселдән килгәндер. Әмма минем династия элемтәләреннән башка да нәрсәгә дә булса ирешә алуымны исбатлыйсым килде. Шуңа күрә мәктәптә алган белемнәрем, медаль миңа Яр Чаллы педагогика институтына укырга керергә ядәм итте, анда “Башлангыч белем бирү педагогикасы һәм методикасы” белгечлеге буенча белем алдым. Зур “Камаз” заводы булган Яр Чаллы шәһәре яшьләрне үзенә җәлеп итте: Россиядән генә түгел башка илләрдән дә яшьләр монда тартыла иде. Шуңа күрә студентлар көче белән халыкара делегацияләр өчен бик күп чаралар үткәрелде. Безнең төркем бик актив иде – барыбыз да тырыш, зәвыклы, харизматик, иҗади, нинди эшкә алынсак та, җиренә җиткереп чыга торганнардан идек. Мин үземә ак костюм тектем, музыка мәктәбен тәмамладым, минем төп белгечлегемнән тыш өстәмә һөнәрем - хор дирижеры һәм аккомпаниатор белгечлегем бар иде. Шуңа күрә мин һәрвакыт яшь шәһәрнең мәдәни тормышының иң кызыклы вакыйгалары үзәгендә булдым.
Студент тормышы катлаулы чорга туры килде: массакүләм брокерлык, кызыл пиджаклар, фарсовщиклар, азык-төлекне карточкага алу киң үсеш алган вакыт. Ләкин безне бу кыенлыклар куркытмады – үсеп килүче шәһәрдә эш өчен бик күп мөмкинлекләр бар иде. Мин тәрбиягә авыр бирелүче яшүсмерләр өчен махсус интернатта смена тәрбиячесе булып эшләдем, һәм, әлбәттә, безнең команда иң яхшы җырлаучы команда булды. Институтта бик күп практика булды, шул исәптән төрле җәйге лагерьларда, бу тәҗрибә соңыннан безнең “Акчарлак”та да, Анапа шәһәрендәге “Черноморец”та да бик файдалы булды, анда мин директор идем. Укуны тәмамлаганнан соң мине Шихазда мәктәбенә җибәрделәр, ә бер елдан Питрәчнең беренче мәктәбенә чакырдылар, анда башлангыч сыйныфлар һәм музыка дәресләре алып бардым

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса