Новосибирск егете Питрәчтә хәрби хезмәткә контракт төзеде
Ул хәрби карьера төзергә планлаштыра

Новосибирскидан Максим Маракин Питрәч районына хәрби хезмәткә контракт төзү өчен килгән.
– Безнең нинди чорда яшәгәнебезне үзегез дә аңлыйсыздыр. Мин үз Ватанымны сакларга телим, өстәвенә армиянең абруе арта. Кораллы Көчләрдә калырга һәм хәрби карьера төзергә планлаштырам, – дип аңлатты үз гамәлен Максим.
Аның Эчке эшләр министрлыгында эшләү тәҗрибәсе бар, анда ул өч ел ярым сак һәм конвой төркемендә полиция хезмәткәре булган, ә аннары бер елга якын тимер юл объектларында куркынычсызлык буенча инспектор булып эшләгән. Моннан тыш, егет Забайкальск краенда ашыгыч хезмәт үтә, анда ул идарә бригадасында өлкән радиотелеграфист була. Әлегә Максим СВО зонасында нинди вазыйфа биләячәген белми, ләкин алга ышаныч белән карый:
– Мондый карарлар үзеннән-үзе кабул ителергә тиеш түгел. Мин монда болай гына килмәдем. Минем карар – уйланылган. Курку юк, барысы да үзебездән тора бит. Минем ашыгыч хезмәттән соң контракт буенча хәрби хезмәттә калган дусларым күп. Хәрби училищены тәмамлап, Украинага китүчеләр бар, – дип сөйләде ул.
Якыннары аның китүе турындагы хәбәрне тыныч кабул иткән, ул инде үзе карар кабул итәр яшьтә һәм кирәк дип санаганча эшләргә хокуклы, ә ата-аналарның бурычы – үз баласына ярдәм итү, дип саный алар. Аның әтисе, элекке хәрби, улына үгет-нәсыйхәт биргән: сак булырга һәм теләсә нинди хәлдә дә тынычлык сакларга.
Новосибирск егете Питрәч хәрби комиссариатында эшне оештыруның да югары дәрәҗәдә булуын, түләүләрнең суммасы да зур булуын билгеләп үтте. Кураторлар документлар җыюдан алып медкомиссия узуга кадәр барлык этапларда да ярдәм итәләр. Хәзер Максимга медицина тикшерүе нәтиҗәләрен көтәсе калган, шуннан соң ул хезмәт урынына китәчәк. Ә әлегә аны Питрәчтә вакытлыча урнаштырып, туклану белән тәэмин иткәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia