Олан Иле авылында чүп-чарны капчыкка җыюга күчерергә телиләр
Хәзер яшәүчеләр чүп-чардан бик нык чүпләнгән бер контейнер мәйданчыгыннан файдаланалар
Питрәч авылының «яңа» урамнарын: Ягодная, Билярская, Кленовая, Бәхетле, Уңыш, Астрономическая, Модельная һәм башка якын-тирә урамнарында чүп-чарны капчыкка җыюга күчерү планлаштырыла. Әлеге мәсьәлә якын арада җирле халык белән очрашуда күтәреләчәк.
Авылда бердәнбер контейнер мәйданчыгы урыны бик нык чүпләнгән. Шунысы гаҗәп - контейнерлар буш, ә мәйдан артында ботаклар, шешәләр аунап ята. Мәйдан тирәсендә пластмасса, пакетлар, төрле кәгазь – фантик, азык-төлек продуктларыннан калган тышлыклар ята.
Шул рәвешле, район җитәкчелеге халыкка чүп-чарны капчыкка җыюны тәкъдим итәчәк, ул Питрәчтә үзенең нәтиҗәлелеген исбатлады инде.
Фото чәршәмбе көнне, 22 июньдә төшерелде. Администрация тарафыннан территорияне тәртипкә китерергә күрсәтмә бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа