Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Пенсиядәгеләр өлешенә кермәячәкләр

Бу араларда массакүләм мәгълүмат чараларында пенсия тупланмалары уңаеннан берничә мәкалә дөнья күрде. Шулар арасында 2015 елга пенсия тупланмаларына мораторийны озайту турындагылары да бар иде. Халык шунда ук тупланма өлешне дәүләт тотып калачагы турында сөйли башлады. Имеш, аларны башкача максатларга тотачаклар икән. Шул уңайдан Пенсия фондының Питрәчтәге идарәсе башлыгы урынбасары Нина...

- Пенсия тупланмаларына кул сузачаклармы?
- Бернинди алу булмаячак. Гражданнарның пенсия исәбендәге барлык тупланмалары саклана һәм аларга пенсия билгеләгәндә инвестицияләүнең барлык еллары өчен инвестиция керемен исәпкә алып түләнәчәк. Хәзерге вакытта иминият кертемнәре булачак пенсионерларның иминият пенсияләрен булдыруга күчерелә һәм 2015 елда бу эш башкарылачак. Ягъни барлык иминият кертемнәре Росиия Пенсия фондына гражданнарның исәп-хисапларына кертелә. Һәм шулай итеп, вакыты җиткәч, иминият пенсиясе, әлеге суммаларны исәпкә алып билгеләнәчәк. Эш бирүчеләрнең иминият кертемнәре хәзерге пенсионерларга пнесия түләүгә китә. Шул рәвешле, пенсия системасының солидарлык җаваплылыгы принциплары саклана. Ул Россия Пенсия тәэминатының нигезе булып тора. Аңлашылганча, бүгенге пенсионерлар кертемнәрен тулысынча алачак, аның күләме планлы артачак кына.
- Мораторийны озайту карары нәрсә белән бәйле?
- Иминият пенсияләре - дәүләтнең җаваплылыгы ул. Ул ел саен арта һәм, ким дигәндә, инфляция дәрәҗәсенә карап. Ә тупланма өлеш - шәхси компанияләр җаваплылыгы ул. Алар базардагы үзгәрешләргә карый. Шулай ук начар идарә булса, банкротлык һәм зыян күрү куркынычы да бар. Аны дәүләт индексацияләми. Һәм, шулай булгач, инфляциядән якланмый. Әлеге тупланмаларның бәясе төшәргә мөмкин. Зыян булуы ихтимал. Шуның өстенә, пенсиянең шушы өлешен булдыру һәм финанс базарына акча кертү һәрвакыт тәвәккәллек сорый.
Моннан тыш 2004-2012 еллар нәтиҗәләренә караганда, дәүләтнеке булмаган пенсия фондларында чынлыктагы пенсия тупланмалары үсеше әлеге чордагы инфляция дәрәҗәсеннән түбәнрәк. 20 дәүләтнеке булмаган пенсия фондында, әлеге чорда инфляциянең уртача күрсәткече елына 9,65 процент булганда, 2дән 8,3 процент тәшкил итте. Пенсия тупланмаларының факттагы кимүе бара. Аларның бәясе төшү тупланма пенсияләрнең кимүенә китерә.
Мәгълүмат өчен:
2011 2012 2013
Иминият пенсиясен
индексацияләү 8,8% 10,6% 10,1%
Тупланма пенсияне
корректировкалау 0,7% 5,3% 4,8%
Инфляция 6,1% 6,6% 6,5%

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса