Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Пенсиянең күләмен өйдән чыкмыйча да белеп булачак

Пенсия кенәгәсендәге шәхси мәгълүмат буенча консультацияне пенсия фондына бармыйча да алырга мөмкин, белгечләр барысын да телефон аша аңлатачак.

Пенсия күләме, хезмәт стажының дәвамлылыгы, пенсияне китерү көне турындагы белешмәләр һәм пенсия белән тәэмин итүгә кагылышлы башка шәхси мәгълүматны 2-7927-27 телефон номеры аша белергә була. Моның өчен операторга тиешле кодны әйтергә кирәк булачак. Бу шәхси мәгълүматны яклау өчен эшләнгән. Бу кодлы сүзне кайдан табарга соң? Пенсия фондының рәсми сайтында шәхси кабинетта әлеге кешегә генә билгеле булачак “кодлы сүз”  уйлап табарга һәм күрсәтергә кирәк. Кодлы сүз буенча мәгълүмат алуга гаризаны пенсия фондының теләсә кайсы идарәсенең клиент хезмәтендә алдан язылып тапшырырга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса