Җәмгыять

Олы Бутыркада яшәүче район газетасында нинди яңалыклар укырга яратканы турында сөйләде

Аны аеруча да «Авыл хуҗалыгы» һәм «Кырлардан хәбәр» рубрикалары кызыксындыра

Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»
Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»

Район газетасы зур булмаган территорияне – бер Питрәч районын колачлый кебек. Ә бит анда авыллар бик күп. Һәм һәр әбүнәчебезгә безнең басма барып җитә. Безнең өчен һәр укучы кадерле. Аларның берсе – Олы Бутырка авылыннан Андрей Старостин.

Ул шушы авылда туып-үскән. Балачагының авыр булуын искә төшерә: Андрейга алты яшь булганда әтисе үлгән. Аны әнисе аякка бастырган – ул сыер савучы булып эшләгән һәм йорт хуҗалыгы алып барган.

Мәктәптән соң Андрей Николаевич тракторчыга укый – бу һөнәр аның гомерлек эше була. Ул 33 ел «Сельхозхимия»дә эшләгән, берничә тапкыр алдынгы буларак бүләкләнгән.

– Чәчү вакытында кырда иртәдән кичкә кадәр эшләдек, мин җирне яраттым, – дип билгеләп үтә Андрей Николаевич. – Культивация белән шөгыльләндем, бу бит иң мөһиме.

Нәкъ менә шул хезмәт чорыннан бирле ул район газетасын яздырып ала да инде. Әлбәттә, аны аеруча да «Авыл хуҗалыгы» һәм «Кырлардан хәбәрләр» рубрикалары кызыксындыра.

– Миңа газетада барысы да ошый, аны башыннан ахырына кадәр укып чыгам: яңалыклар, кеше язмышлары турында. Газетаны миңа өйгә китереп бирәләр, – дип рәхмәтен белдерә укучыбыз.