Пенсияне ничек алуны үзегез хәл итә аласыз
Җәмгыять

Пенсияне ничек алуны үзегез хәл итә аласыз

Безнең районда тугыз меңнән артык пенсионер яши, алар барысы да төрле төрдәге пенсияләр һәм башка төрле социаль түләүләр ала. Кемдер банк хезмәтләреннән файдалануга өстенлек бирә, кемгәдер пенсияне почтадан алу уңайлы.

Пенсия түләүләрен нинди ысул белән генә алсагыз да, сез аны алыштырырга хокуклы. Моның өчен пенсия фонды идарәсенә шәхси мөрәҗәгать белән килү мөһим түгел, компьютер, интернетың булу да җитә, шулай ук “Гражданинның шәхси кабинеты”нда теркәлгән булу зарур.
Әгәр сез шәхси кабинетка теркәлмәгән булсагыз, моны www.gosuslugi.ru порталының баш битенә кереп эшләргә була. Теркәлгәндә кыенлыклар килеп туса, пенсия фонды идарәләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин, сезгә, һичшиксез, ярдәм итәчәкләр.
Теркәлгәннән соң, сез пенсия бирү ысулын үзгәртүдән тыш, пенсия баллары күләмен, стажыгызны, хезмәт эшчәнлеге чорларын, шулай ук эш бирүчеләр күчергән иминият кертемнәре күләмен дә белә алачаксыз.
Сез дүләт хезмәтләре порталында теркәлмичә дә, клиент хезмәтенә килеп, пенсия фонды идарәсенә кабул итүгә языла, белешмә кәгазьләре һәм документларга заказ бирә, Россия пенсия фондына мөрәҗәгать җибәрә, онлайн сорау бирә, булачак пенсияңне саный һәм түләү документы формалаштыра аласыз.

 


Питрәч. пенсия