Питрәч беренче мәктәбенең педагог-психологы яшүсмерләрне тәрбияләү буенча киңәшләр бирде
Җәмгыять

Питрәч беренче мәктәбенең педагог-психологы яшүсмерләрне тәрбияләү буенча киңәшләр бирде

Пубертат чоры балалар өчен генә түгел, ә аларның ата-аналары өчен дә авыр вакыт.

Каршылык күрсәтүче, каршы дәшүче яшүсмерләрне ничек тыңлатырга? Педагог-психолог Марина Семенова яшүсмерләрне тәрбияләү буенча киңәшләр бирде.

 

– Яшүсмерләр сезгә нинди проблемалар белән килә?

– Игътибар җитмәү, җавапсыз мәхәббәт, һөнәр сайлауда билгесезлек, әмма аларны күбесенчә әти-әниләре белән мөнәсәбәтләр борчый. Балалар олылар үзләрен аңламый дип зарлана, ә ата-аналар, үз чиратында, балалары аларны аңламый, дип уйлый.

– Ни өчен яшүсмер вакытта аңлашылмаучанлыклар башлана?

– Бу вакытта үсеш стадиясе аеруча активлаша, физиологик һәм психологик үзгәрешләр бара. Моннан тыш, беренче мәхәббәт барлыкка килә.

– Андый вакытта бала белән ничек аралашырга?

– Яшүсмерне кабул итәргә һәм аңларга кирәк. Беренче чиратта, контрольне киметергә киңәш итәм. Без, ата-аналар, баланы кулда тотарга тырышабыз, шулай итеп без аны бәладән саклыйбыз, дип ялгышабыз. Ул, киресенчә, каршылык күрсәтә башлый. Баланы түгел, ә үз хисләрегезне контрольдә тотыгыз. Әгәр дә бала да, сез дә хисләргә өстенлек бирәсез икән, бу яхшыга китермәячәк. Балагызны күбрәк мактагыз, аның белән кычкырып, югары тонда сөйләшмәгез, аның дусты булыгыз. Минем янга килгән кайбер ата-аналар белән сөйләшкән вакытта аларның хәтта балалары белән аралашмаулары, аларга аз вакыт бирүләре аңлашыла.

– Ялгыз аналар бар, аларга күпкә авыррак бит.

– Бала әти-әнисе яисә әнисе белән генә яшәсә дә, аны балачактан ук мөстәкыйльлеккә өйрәтергә кирәк. Әгәр дә артык иркәләсәң, психологик проблемалар башланырга мөмкин. Шул ук вакытта баланы тәнкыйтьләмәгез һәм гаепләмәгез. Әгәр ир белән хатын араларын өзү стадиясендә икән, аларга бала янында талашырга ярамый. Әтиәнисе аерылышканга аның психикасы бозыла. Шулай ук балага киткән әтисе турында начар сүзләр әйтмәгез, нәрсә генә булмасын, ул аның якын кешесе булып кала. Аның урынына балаңны берәр нәрсә белән мавыктырырга кирәк. Мәсәлән, аны кызыксыну түгәрәгенә языгыз, анда ул гаилә проблемаларыннан онытылачак. Шулай ук әниләргә үзләре турында кайгыртырга онытмаска киңәш итәр идем, чөнки бала, үзе дә сизмәстән, сезнең эмоциональ халәтегезне сизә.

– Мөгаен, малайларны әтисез тәрбияләү авырдыр?

– Һәрвакытта да түгел, әмма күбесенчә шулай. Мондый очракларда баланы тәрбияләүгә бабайларны, абыйларын яки гаиләдәге башка якын иратларны җәлеп итәргә кирәк. Ир-ат тәрбиясе хатын-кыз тәрбиясеннән аерылып тора, алар хәтта балалар белән төрлечә уйныйлар. Әгәр дә малай әнисе белән яши икән, аңа аерым бүлмә яки почмак, үзенә аерым урын бирегез. Яшь барган саен малайның әнисенә ияләшү хисе кими барырга тиеш, югыйсә, ул баланың киләчәк тормышына һәм характерына тискәре йогынты ясый ала.

– Әтиләре мобилизацияләнгән балалар бар. Алар моңа бик борчылырга мөмкин. Әниләре һәм укытучылар мондый хәлдә ничек эш итә ала?

– Әйе, бу бала өчен зур стресс, аеруча җиде яшьтә, ул яшьтә «үлемнән курку» хисе була. Яшүсмерләр дә булган хәлне авыр кичерәләр. Бу куркыныч вакыт, шуңа күрә баланың әнисе, укытучылар һәм психологлар һәрвакыт уяу булырга тиеш. Ананың эмоциональ халәте зур әһәмияткә ия. Әгәр дә ул ире өчен куркуын, борчылуын баласына сиздерсә, ул аның куркуын кабул итәчәк. Без, мәктәп психологлары, мобилизацияләнгәннәрнең балаларын җентекләп күзәтәбез. Без аларны ачыктан-ачык аермаска тырышабыз, алар моны яратмыйлар. Әгәр дә бала бу вакытта каршылык күрсәтсә – аңа кагылмагыз! Иртәме-соңмы ул сүреләчәк. Тынычлангач сөйләшергә була.

– Олылардагы, укучылардагы киеренкелекне һәм стрессны ничек бетерергә?

– Сулыш күнегүләре ял итәргә булыша. Әкрен генә сулыш алыгыз, сулышыгызны тотыгыз һәм шулай ук әкренләп сулышны чыгарыгыз. Бу процедураны дүртбиш тапкыр кабатлагыз. Әгәр тездә мускул киеренкелеге булса, утырыгыз. Кулларыгызны кысыгыз, аннары селкетегез, шул вакытта бөтен киеренкелегегезне алып ташлагыз. Үзегездә киеренкелек туганын сизсәгез бу күнегүне кабатлау зыян итми. Катлаулы ситуацияләрне алдан уйлау да ярдәм итә. Тыныч кына җайлап утырыгыз. Әгәр теләсәгез, күзләрегезне йомыгыз. Үзегезне авыр хәлдә калган кебек күз алдыгызга китерегез. Мәсәлән: мәктәп директоры алдында такта янында җавап бирәсез. Үзегезне мөмкин кадәр тыныч тоткандай хис итергә тырышыгыз.

– Бала үзен бәхетле хис итсен, шулай ук яратуларын тойсын өчен, аны көненә ким дигәндә биш тапкыр кочакларга, яратуыңны белдерергә кирәк, диләр. Бу практика яшүсмерләр белән эшлиме?

– Әйе, әлбәттә. Балагыз янына килеп, аны кочаклап карагыз әле. Аның шунда ук күзләре башкача яна башлый. Минем кабинетта да балаларның кәефе бер яхшы сүздән үзгәрә. Шуңа күрә атааналар балаларына яратуларын мөмкин кадәр күбрәк белдерергә тиеш.