Питрәч мәчетендә көзге ярминкә узачак
Җәмгыять

Питрәч мәчетендә көзге ярминкә узачак

Хәләл продукция һәм товарлар сатучылар катнашуга чакырыла

26 сентябрьдә сәгать 10да Питрәч Җәмигъ мәчетендә көзге ярминкә узачак.

Биредә камыр ризыклары һәм тәм-томнар, мөселман киемнәре, ислам китаплары, үсентеләр һәм үсемлекләр, фермер продуктлары, шулай ук башка хәләл-товарлар сатып алып булачак. Шулай ук мохтаҗларга уңыштан гөшр сәдака тапшырырга мөмкин булачак.

Балалар өчен бушлай татлы мамык һәм туңдырма, мастер-класс оештырылачак.

Катнашуга хәләл продукция һәм товарлар сатучылар чакырыла. Теркәлү мәҗбүри.

Язылу өчен телефон: +7 903 313 99 02 (Равия ханым).