Питрәч район үзәгендә чокырлы юлларны ремонтлыйлар
Җәмгыять

Питрәч район үзәгендә чокырлы юлларны ремонтлыйлар

Башка урамнардагы юллар кар эреп беткәч ремонтланачак

Питрәчтә чокырлы юлларны ремонтлау кар эреп, эрегән сулар кипкәч башланачак. Әмма эшчеләр Советская урамындагы участокларның берсендә эшләр башкардылар инде. Юлны салкын асфальт белән каплыйлар. Бер зур техника һәм берничә эшче җәлеп ителгән.

«Кар сулары кипкәч, авылның барлык урамнарында мондый ремонт үткәрергә планлаштырабыз. Әлегә салкын асфальт кулланабыз, җәйгә якынрак аны кайнар бетон катнашмасына алыштырачакбыз», - дип билгеләп үтте районның юл-ремонт идарәсе җитәкчесе Марсель Вафин.

 

Эшләр уңай һава шартларында юл өсте кибеп беткән очракта башланачак.