Үз тавышын ул «Царево» торак комплексындагы сайлау участогында бирде.

Питрәч районы башлыгы Рәис Сөләйманов РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирүдә катнашты.
Район башлыгы «Царево» торак комплексында урнашкан 2755 нче сайлау участогында тавыш бирде.
Тавыш бирү процедурасыннан соң Рәис Әхтәмович сайлаулар өч көн дәвам итә, дип билгеләп үтте, әмма питрәчлеләрне мөһим эшне кичектермәскә чакырды.
«Иртәгесе яки берсекөнне көтәргә кирәкми. Беренче мөмкинлек булганда ук килегез һәм тавыш бирегез. Безнең районда сайлаулар гадәттәгечә югары оештыру дәрәҗәсендә уза. Питрәчлеләр быел да активлык күрсәтерләр һәм үз тавышларын бирерләр дип ышанабыз», – дип ассызыклады Рәис Әхтәмович.