Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районы Кәвәл авылы халкы үз көче белән авылда часовня һәм купель төзеде

Изге эштә 300гә якын кеше катнашты

Авыл халкы, шушы авылдан чыккан һәм башка битараф булмаган кешеләр тырышлыгы белән Кәвәлдә купельле часовня барлыкка килде. Изге эштә якынча 300 кеше катнашты, 600 мең сумга якын акча җыелган.

Төп инициатор – шушы авылда туып-үскән Олег Шипшов.

Ул үскән йорт элеккеге чиркәү янында урнашкан була. Ябылганнан соң аны башта ашлык саклау урыны итеп үзгәртәләр, аннары ул берничә елга мәктәп була. Олег беренче сыйныфка ул мәктәпкә түгел, ә яңа төзелгән мәктәпкә бара. Ә элеккеге чиркәү бинасы ташландык хәлгә килә. Ул, башка бик күп авылдашлары кебек үк, аны торгызу турында хыяллана. Ләкин бу хыялны тормышка ашыру бик кыйммәткә төшәчәк икәнен аңлый. Авыл халкының андый акчасы юк. Шуңа күрә башта акчалары җитәрлек, төгәл булдыра алырлык эшкә керешәләр – купель төзергә булалар.

Олег Петрович мессенджерда группа ача, анда авылдаш ир-атларны кертә һәм купель төзү идеясен тәкъдим итә. Бу фикерне авыл халкы да күтәреп ала: бинага кач куеп аны часовня итеп эшләргә, авылда Ходайны искә алу өчен изге урын барлыкка килсен дигән уйга киләләр. Һәм шулай эшлиләр дә. Акча җыюны игълан итәләр һәм май аенда ук эшчеләр ялламыйча үз куллары белән төзелешне башлыйлар. Ир-атлар казу, төзү, эшләрен, хатын-кызлар матурлау эшләрен башкарганнар. Эшләр гадәттә ял көннәрендә оештырылган.

- Башта, бәлки купол да куймабыз дигән идек, чөнки ул бик кыйммәт. Аның өчен 80 мең сум акча кирәк иде. Шулай да без аңа заказ бирдек, беренче түләүне керттек, финанс яктан ярдәм итүчеләр булыр әле, дип өметләндек. 15 мең сум җитми иде. Кирәкле сумманы бирүче кеше соңгы минутта табылды. Һәркем үз мөмкинлегеннән чыгып ярдәм итте, шуңа күрә һәркем олы рәхмәтләргә лаек. Монда кемнең күпме акча бирүе мөһим түгел. Аны бөтен авыл белән төзедек, барысы да тырыштылар, – дип билгеләп үтте Олег Шипшов.

Ул туган авылына еш кайта, ләкин узган җәйдә ул һәр шимбә һәм якшәмбе көннәрен биредә үткәргән. Аларның гаиләсендә шәҗәрә агачы бар, аның буенча Кәвәлдә җиде буын Шипшовлар яшәгән. Авылда әле дә күп кенә туганнары яши. Олег Шипшов гаиләсе белән Казанда яши, тормыш иптәше Лилия белән ике бала тәрбияләп үстерәләр. Ул төзелеш өлкәсендә эшли, яңа йортларга җылылык урнаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса