Ул сайлауга кызы белән бергә килгән.

Питрәч районы Кощак авылында яшәүче 98 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Рияз Мәхмүтов кызы белән бергә тавыш бирергә килгән.
Рияз Мәхмүтовны 1944 елда мәктәп скамьясыннан ук армиягә чакырганнар. Ул, хезмәтен тәмамлап кайткач, 1947 елда Казан дәүләт педагогика институтына укырга кергән.

Мәхмүтов 45 елдан артык гомерен мәгариф системасына багышлаган. Ул 14 ел дәвамында Кощак авылы урта мәктәбен җитәкләгән.

Ветеран сайлауга кызы белән бергә килгән.