Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Питрәч районында “Әлбәден” тарихи реконструкциясе фестивале узачак

Анда Россиянең төрле төбәкләреннән хәрби-тарихи реконструкция клубы катнашачак.

Советлар Союзы Герое Петр Гавриловның туган авылы Әлбәдендә “Әлбәден” тарихи реконструкциясе фестивале узачак. 

Тамашачыларга фестивальнең төп герое шәхесенең формалашуы һәм аның гражданнар сугышында Кызыл Армия иреклесе, 1941 елда Брест крепостеның Көнчыгыш форты оборонасын җитәкләгән легендар майор юллары турында өч тарихи реконструкция күрсәтеләчәк. Петр Михайлович истәлекләре мотивлары буенча 1918-1919 елларда Татарстанның төньяк-көнчыгышында узган 28 нче Азинск дивизиясе сугышлары, шулай ук Бөек Ватан сугышының беренче сәгатьләре фрагментлары, вермахт гаскәрләренең Көнбатыш Буг елгасын кичүе һәм Брест крепосте гарнизонына һөҗүм итүе торгызылачак. Реконструкцияләр сценариенда кавалерия, тарихи техника, авиация җәлеп ителәчәк.

Фестивальнең интерактив мәйданчыкларында кунаклар сугыш елларында төрле хәрби белгечлекләр вәкилләренең эшен күрәчәк: элемтәчеләр, саперлар, минерлар, хәрби медиклар һәм башкалар.

Иң кечкенә кунаклар өчен тематик уеннар һәм мастеркласслар белән мәйданчык әзерләнәчәк, ә олылар өчен мавыктыргыч тарихи квестлар һәм “Ватанны сакларга әзер!” курсы, “Ворошилов укчысы” конкурсы, штык сугышын, “Калашников” автоматын сүтеп-җыюны, граната ыргытуны, бабаларыбыз сугышкан тарихи корал макетыннан атарга өйрәтү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса