Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Питрәч районында быел 170 пар өйләнешкән

96 пар аерылышкан

Район мәдәният йортында 170 пар өйләнешкән, әмма барлыкка килгән яңа гаиләләр күбрәк. Чөнки питрәчлеләр ЗАГСның теләсә кайсы бүлегендә язылыша ала, алар ешрак Казанның «Чаша»сын сайлый. Яшь аермасы мәхәббәткә комачауламый: иң яшь кияү һәм кәләшкә 16 һәм 20 яшь, иң өлкәннәренә – 67 һәм 70 яшь.

Барлык өйләнешүчеләр дә һәрвакыт бергә булырга һәм бер-берсен мәңге яратырга ант итсәләр дә, тормыш сынаулары килеп чыгуы, ә кайчакта теге яки бу әйберләргә карашларының бертөрле булмавы аерылышуга китерә. Иң кыска никах - ярты ел, иң озыны 37 ел дәвам иткән.

Быел 96 пар аерылышкан. Тик паспорттагы штамп хөкем түгел. Күпләр үзләренә тагын бер мөмкинлек бирергә карар кылалар. 70 очракта ирлехатынлының йә берсе, йә икесе дә элек гаилә корган булганнар инде. Озак еллар бергә яшәүнең чын үрнәге – Яңа Шигали авылыннан Прасковья һәм Алексей Макаровлар гаиләсе, алар инде 75 ел бергә.

Классик ак күлмәк киюче кәләшләр сирәгәя. Гади ак кыска күлмәк яки костюмга өстенлек бирәләр. Ә кабат кияүгә чыкканнар кызыл төстәге кием кияргә яраталар. Бу мәгълүмат Ләйсән Фадеева күзәтүе буенча, ул ЗАГСта инде 15 ел эшли.

– Төрле хәлләр: паспортларын да, балдакларын да онытып калдырган очраклар булгалады. Аңын югалтучылар очрамады. Кайберәүләр “кәләшне хатынга алырга әзерме?” дигән сорауга шаяртып «юк» дип җавап бирергә мөмкин. Мин дә бу очракта “соң инде” дип җавап биреп шаяртам, – ди елмаеп Ләйсән Гафуровна.

Аның ышандыруы буенча, балдакларны төшереп җибәрү начар билге, дигән сынамыш дөреслеккә туры килми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса