Питрәч районында Дәүләт Думасына сайлауларда өч көнлек тавыш бирү башланды
Җәмгыять

Питрәч районында Дәүләт Думасына сайлауларда өч көнлек тавыш бирү башланды

Участоклар көн саен 8:00 дән 20:00 гә кадәр эшли.

Бүген, 18 сентябрьдә, Питрәч районында, бөтен илдәге кебек үк, РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда өч көнлек тавыш бирү башланды. 

Тавыш бирү 18, 19 һәм 20 сентябрьдә уза. Сайлау участоклары 8:00 дән 20:00 гә кадәр эшли. 

Район мәдәният йортының 2403 нче участогында иртәдән кеше күп. Район халкы илебезнең һәм туган ягыбызның киләчәге өчен тавыш бирергә сайлау участокларына актив килә.