Монда берничә вакыйга көтелә
26 сентябрьдә матур Елагино үзәнлегендә берничә вакыйга була, район халкын шунда чакыралар.
9:00дә дини литургия башлана. Аннары күрше Белкино авылы халкы иҗади программа тәкъдим итәчәк, шулай ук сый-нигъмәтләр һәм аралашу булачак.
Көннең икенче вакыйгасы – рәссамнарның пленэры. Казаннан гүзәл пейзажны һәм изге урынны, чиркәүне киндер өстендә төшерер өчен рәссамнар киләчәк.
Картиналар ясау мавыктыргыч процесс. Ошаган картиналарны Раштуа көннәренә планлаштырылган бәйрәм аукционында сатып алырга мөмкин булачак. Алынган акчалар чиркәүне торгызу эшләренә тотылачак.